Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО саммиты яңа салкын сугышка әзерләнү булырга охшый


Варшауда НАТО саммиты уза торган стадион
Варшауда НАТО саммиты уза торган стадион

Ике ел элек НАТО һич көтелмәгән ашыгыч очрашуга җыелырга мәҗбүр булган иде. Бу юлы инде ул озакка сузылачак киеренке каршылыкны планлаштыру өчен җыела.

2014 елда Төньяк атлантик саклану берлеге үзенең асылын, үзенең һәрбер әгъзасынының иминлеген сакларга тиешлеген искә төшерде. Хәзер ул яңа җирләр яулап алуга керешкән Русия реваншизмына каршы үз стратегиясен методик рәвештә кора башлады.

Соңгы тапкыр НАТО илләренең җитәкчеләре Русия Кырымны аннексияләгәннән һәм үз хәрбиләрен Украинаның көнчыгышына керткәннән соң, 2014 елның сентябрендә Уэлсьның Ньюпорт шәһәрендә җыелды.

Ул чакта "һибрид сугыш" дигән яңа төшенчә кулланылышка кереп китте.

2014 елгы саммит әлеге кризиска ашыгыч җавап рәвешендә җыелса, бүген Варшуда ачыла торганы Мәскәү белән дәвамлы каршылык өчен тотрыклы һәм ныклы иминлек системы булдыруны максат итә.

НАТО рәсмиләре әйтүенчә, Польша башкаласында 8-9 июльдә узучы саммит карарлары алдагы дистәләрчә елга тәэсир итәчәк.

Варшау саммитыннан нәрсә көтәргә соң?

Көнчыгыш фронтта

Русияне туктату һәм аның белән чиктәш булган илләрне аларның иминлеге сакланачагына ышандыру.

АКШның НАТОдагы илчесе Николас Бернс Atlantic Council'да басылган мәкаләсендә: "Атлантикара җитәкчеләр борчулы чынбарлыкка каршы торырга тиеш: Европаның тынычлыгы, иминлеге һәм демократик тотрыклылыгы моннан ары җиңел генә бирелмәячәк", дип язды.

Николас Бернс
Николас Бернс

Ике ел элек Уэльстагы саммитта НАТО Эстония, Латвия, Литва, Польша һәм Романиядә яңа хәрби корылмалар булдырырга һәм куркыныч хәлдә калган әгъза илләргә ике көн эчендә барып җитә алачак җитез гаскәр булдырырга карар иткән иде.
Варшау саммитында исә Эстония, Латвия, Литва һәм Польшада һәрберсе меңәр кешелек дүрт батальон булдыру турында килешерләр дип көтелә.

АКШ, Британия һәм Германия һәрберсе берәр батальон җитәкчелеген үз өстенә алырга ризалык белдерде.

Дүртенче батальонны кайсы ил җитәкләячәге әлегә билгесез. НАТО рәсмиләре аның Канада җитәкчелегендә булу мөмкинлеген әйтә.

Моннан тыш АКШ Балтыйк илләрендә һәм Болгарстан белән Романиядә 3500 кешелек гаскәр урнаштырырга ризалыгын белдерде.

Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

Шулай ук июнь аенда НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг оешманың Романия тәкъдимен кабул итеп бу илдә 3 меңнән алып 5 меңгәчә хәрбидән торган халыкара көчләр урнаштыру мәсьәләсе каралачагын да әйтте.

Марк Галеотти
Марк Галеотти

Чехиянең Халыкара мөнәсәбәтләр институты галиме Марк Галеотти Азатлыкка: "Анда яки монда урнашкан мең хәрби, ни кадәр генә яхшы булмасын, ни кадәр генә коралланмасын, Русия белән апокалиптик сугыш башланган очракта, дулкынга каршы тора алмаячак. Алар сәяси әһәмияткә ия. Әгәр дә сез бу илләргә бәреп керәсез икән, сез эстоннарны һәм латышларны гына түгел, американнарны һәм алманнарны да үтерәчәксез дигән сүз. Бу бик тә мөһим нәрсә", дип белдерде.

Төньякта

Хәрби аналитиклар әйтүенчә, Балтыйк илләрендә НАТО хәрбиләре күп булган очракта да, Төньяк Европаның географиясе, Калининград өлкәсе сәбәпле Русия анда өстенлеккә ия булачак.

Күптән түгел узган хәрби күнегүләр биредә НАТОга җиде бригада кирәк булачагын күрсәтте һәм аларның өчесе авыр коралларга ия булырга тиеш. Өстәвенә алар хәрби һава көчләре ярдәменә һәм башка төр ярдәмнәргә мохтаҗ булачак. Бу Балтыйк илләренә бик тиз һөҗүм булган очракта. Әмма алар да төбәкне саклау өчен җитмәячәк диелә.

Аналитиклар НАТОның әгъза илләр булмаган, әмма бик якын партнерлар һәм беректәшләр булган Швеция белән Финляндиягә игътибарны арттыруын шуның белән аңлата.

Күптән түгел "Яңа салкын сугыш" исемле мәкаләсендә Эдвард Лукас: "Финнар һәм шведлар ярдәменнән башка НАТОга Балтыйк дәүләтләрен саклау авыр булачак" дип язып чыкты.

Эдвард Лукас
Эдвард Лукас

Финляндия белән Швеция НАТО ягында булган очракта исә вазгыять бөтенләй башка булачак.

Элек-электән нейтраль булып килгән бу ике дәүләтнең берсе дә әлегә НАТОга кушылырга җыенмый. Әмма аларның икесендә дә, бигрәк тә Швециядә, НАТОга кушылу тарафдарлары арта бара. Быел икесендә дә НАТОга кушылуның нинди нәтиҗәләргә китерәчәгенә багышланган тикшеренүләр узды.

Һәрхәлдә Швеция белән Финляндиянең НАТОга якынаюы ачык күренә һәм Варшау саммитында да бу нык сизелергә охшый.

Май аенда Швеция парламенты илдә НАТО хәрбиләренең мөмкинлекләрен нык арттыручы килешүне раслады. Бу килешү НАТО көчләренә күнегүләр, хәрби низаг яки берәр кризис вакытында Швециядә хәрәкәт итүне шактый җиңеләйтә.

Гомер булмаганны, бу җәйдә НАТОның Брюссельдә узган утырышында 28 әгъза ил вәкилләре белән Швеция һәм Финляндия тышкы эшләр һәм саклану министрлары да катнашты.

НАТО рәсмиләре 28+2 форматындагы утырышларның киләчәктә дә узачагын фаразлый.

Көньяктагы киеренкелек

Русиянең Кырымны аннексияләве һәм анда үз хәрбиләрен тутыруы НАТОны көньякка, Кара диңгезгә игътибарны арттырырга мәҗбүр итә.
Күптән түгел Америка тышкы сәясәт шурасының өлкән белгече Стефен Бланк: "Украинага бәреп керүе һәм Кырымны аннексияләве белән Русия президенты Владимир Путин Кара диңгездәге вазгыятьне үзгәртте", дип язып чыкты.

Стефен Бланк
Стефен Бланк

Варшау саммитында Романия Кара диңгездә даими халыкара хәрби патруль булдыруны тәкъдим итәргә җыена.

Столтенберг әйтүенчә, Русиянең Кырымда үз көчләрен нык арттыруы сәбәпле саммит бу мәсьәләне дә караячак.

Әмма эш НАТОның Кара диңгез флотын булдыруга ук барып җитмәячәк. Болгарстан премьер-министры Бойко Борислав Софианың моңа каршы булуын һәм үз иленең андый флот булдыруга кушылмаячагын ачык итеп белдерде.

Болгарстанның каршы булуы әлеге мәсьәләнең Варшау саммитында кайнар бәхәсләр чыгару мөмкинлеген аңлата.

Киберсугыш

Уэльста күтәрелгән нәрсәне дәвам итеп НАТО Варшауда киберсугыш мәсьәләсен дә ныклап тикшерәчәк. НАТОның бер өлкән рәсмие: "Узган саммитта без киберсаклану НАТОның бердәм саклану бурычының бер өлеше булганлыгын һәм халыкара канунның киберкиңлеккә дә каравын ачык итеп белдергән идек", диде.

Аның әйтүенчә, Варшау саммитында киберкиңлек һава, диңгез һәм җирдән кала дүртенче хәрби киңлек дип танылачак.

Ул моның НАТОга үз ресурсларын яхшырак кулланырга мөмкинлек бирәчәген һәм күнегүләрнең, өйрәнүләрнең киберкиңлектә дә уза башлаячагын белдерде.

Былтыр Русия Франция телевидение челтәренә, Германия метал ширкәтенә, Польша финанс базарына, Ак Йортка, АКШның Вәкилләр пулатына, АКШ дәүләт департаментына һәм New York Times газетына киберһөҗүмнәр оештырды.

НАТО саммиты шулай ук Украинага ярдәм пакетын да рәсми рәвештә раслар дип көтелә.

XS
SM
MD
LG