Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чираттагы НАТО саммиты 2017 елда Брюссельдә үтәчәк


НАТО саммитында катнашкан илләр башлыклары
НАТО саммитында катнашкан илләр башлыклары

Варшауда НАТО саммитында Русиянең Көнчыгыш Европа һәм Балтыйк илләренә тудырган куркынычка каршы чаралар турында сөйләшенде.

Варшауда НАТО саммиты тәмамланды. Катнашучылар Русиянең Көнчыгыш Европа һәм Балтыйк илләренә янауларын туктату һәм конструктив сөйләшү алып бару турында фикер алышты.

НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг саклану берлегенең Көнчыгыш Европада гаскәрләрен арттыруы Русиянең Украинадагы агрессиясе нәтиҗәсе, дип белдерде. Столтенберг сепаратистларны яклауны туктатырга һәм Кырым аннексиясен яңадан карарга чакырды. Аның сүзләренә караганда, "салкын сугыш" тарихта калган, НАТО Русия белән каршылыкка керергә теләми.

Украина һәм Грузия НАТО өчен "мөһим партнерлар" булып кала. Бу ике ил белән хезмәттәшлек арттырылачак. АКШ президенты Барак Обама Мәскәүне Украина җиренә кереп аның территориаль бөтенлеген бозуда гаепләде. Обама АКШ Киевны яклауны дәвам итәчәк диде.

НАТО Польша, Эстония, Латвия һәм Литвада үз батальоннарын урнаштыра. "Салкын сугыш" чорыннан бирле беренче тапкыр бу илләрдә НАТО гаскәрләре торачак.

Украина президенты Петр Порошенко "Украинада тынычлык булдыру тырышлыклары өчен" НАТОга рәхмәт әйтте. Грузия президенты Георгий Маргвелашвили НАТО белән хезмәттәшлекне уңай бәяләде.

НАТО саммитында тикшерелгән икенче бер мәсьәлә Әфганстан булды. НАТО 2020 елга кадәр әфган хөкүмәтенә хәрби эшләргә бер миллиард доллар акча биреп торачак. НАТОның чираттагы саммиты 2017 елда Брюссельдә үтәчәк, дип билгеләнде.

XS
SM
MD
LG