Accessibility links

Чиркәү чуашларның дини гореф-гадәтләрен торгызуына каршы


Симек исемле бөтенчуаш җыенына Самар, Иркутски, Кырым, Татарстан, Башкортстан, Эстония һәм Финляндиядән вәкилләр җыелды. Православ чиркәү аларны мәҗүсилекне яңартуда гаепләде.

“Чемень Карди” исемле тарихи чуаш җирендә июнь ахырында бөтенчуаш җыены Симек (Чимек) узды. “Чемень Карди” (Чемен шәһәрчеге) Чабаксар районының Кече Сундырь авылы янында М-7 олы юлының 630нчы чакрымында урнашкан. Борынгы риваятьләрдә Чемень батырның төрки дөньядагы икенче бер батыр булган Чура белән бергә сугышканы язылган.

Бу урында, Идел белән Онга елгалары кушылган җирдә Явыз Иван гаскәрләре Казанга барганда туктап ял иткән. Бөтенчуаш җыеннары исә биредә аннан да иртәрәк башланган. Амаксар утравында беренче чуаш җыены 780 ел элек (1236 елда) узган, диде Азатлыкка Чуаш аксакаллары шурасы рәисе, тарихчы галим Виталий Станьял.

Бәйрәм һәм эшлекле сөйләшүләр рәвешендә оештырылган бу җыенга Русиянең чуашлар күпләп яшәгән төбәк һәм шәһәрләреннән, шулай ук Эстония һәм Финляндиядән тел галимнәре, гореф-гадәтләрне өйрәнүчеләр һәм туризмны үстерүчеләр җыелды.

Кунакларны Чуаш төбәген өйрәнү берлеге рәисе Сергей Сорокин каршы алды. Аксакал Виталий Станьял һәм билгеле чуаш мучавары (рухание) Еженджей Эптер яшьләргә телне һәм динне үстерү мөһимлеге турында сөйләп чыгыш ясады. Җыен кысаларында “Милли мәдәниятне үстерүдә төбәк һәм милләт тарихын өйрәнү мөһимлеге” исемле форум да узды. Чуашларның борынгыдан килгән, үткәнгә нәтиҗә ясап киләчәккә планнар билгеләү корылтае “Хравути поххи” дип атала. Бу корылтайда төп чыгышны Чуашстанның фән һәм сәнгать академиясе президенты Евгений Ерагин ясады.

"Хәтер баганасы"
"Хәтер баганасы"

Җыенда катнашучылар чуашларның борынгы йолаларын башкарды. "Хәтер баганасы" тирәсендә кечерәк нәсел баганаларын “тимер дивар” (хӗр аги) итеп куйдылар, аны “чистартучы” утлар яндырылды. Әлеге йола үткәннәрне онытмау, борынгы бабаларга хөрмәтне чагылдыра. Меңләгән кеше аның тирәсендә әйләнде.

Җыенга бер атна калганда Русия православ чиркәвенең бу җыенны уздыруга ризасызлыгы билгеле булды. Чуашстан епархиясе республиканың мәдәният министрлыгына Симек җыенын тыюны “киңәш итеп” хат юллады. Тарихчы Виталий Станьял чиркәүнең бу карашы яңалык түгел, чуаш дине күңелләрдә саклана, ди.

Уртада тарихчы Виталий Станьял
Уртада тарихчы Виталий Станьял

“Хакимият һәм чиркәү гасырларча милли диннәргә каршы сәясәт алып бара. Алар чукындыруга кадәр чуашларның көндәлек тормышын һәм көнкүрешен оештырган сардаш динен идән астына куып керттеләр. Элекке заманнарда мучаварларны тере килеш җир астына күмеп куялар иде. Динебезгә каршы шулай көрәштеләр. Чуаш поплары әле дә тынычлана алмый. Күптән түгел Чабаксарның 500 еллыгы паркында дини символыбыз булган Юба (багана) җимерелде. Аның авторы Чуашстанның халык рәссамы Праски Витти. Чабаксар янындагы Альгешево авылында шундый ук багананы җимерделәр. Аның авторы да билгеле сәнгать кешесе, сынчы Федор Мадуров. Православие диктатурасына карамастан, динебез яши. Яши генә түгел, соңгы елларда үсештә”, диде Азатлыкка Станьял.

Ел саен чуашлар 30лап җирдә гыйбадәткә җыела. Сардаш дине вәкилләре үз җыеннарын Чуашстандагы Сорма елгасы буенда, Татарстанның Әлмәт районындагы Старое Суркино авылында, Самар өлкәсендә, Башкортстанда уздыра. Чабаксар епархиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Максим Курленко бөтен бу чараларны “ясалма” ди һәм алар “кемдер кушуы белән оештырыла” дип саный.

Милли һәм дини гореф-гадәтләрне үстерү сепаратизмга китерә...

“Багана тирәсендә биер өчен акыл күп кирәкми. Ул диннән ни файда? Алар мәдәниятне ничек үстерә?”, диде ул 2015 елның җәендә сөйләшү вакытында. Православ рухание 1990 еллардан мари, мукшы һәм чуашларның үз дини гореф-гадәтләрен яңарта башлавы нигезендә милләтчелек һәм сәяси таләпләр ята дип саный.

“Мәҗүси-милли оешмалар барысы да нигездә сепаратизмны алга сөрә. Алар барысы да ахыр чиктә Русияне таркатачак”, диде Чуашстан епархиясе вәкиле. Тарихчы Виталий Станьял бу сүзләргә җавап бирде.

“Беренчедән, чуаш дине – табигатьне зурлау, начар көчләрне хөкем итеп яхшы көчләргә гыйбадәт кылу дине. Аның нигезендә борынгы бабалар, табигать, Кояш, Ут, Җир, Суга гыйбадәт. Багана тирәсендә биергә безне христианнар өйрәтте, аңа кадәр булган монголлар түгел. Безнең динебез христианлыктан борынгырак. Чиркәү үзенә кайбер сүзләрне дә бездән алган, мисал өчен храм – хәрәм. Икенчедән, милләтебез бар икән, димәк безнеке булган барлык әйбер дә милли.

Симек җыенында күрсәтелгән һөнәрләр арасында борынгыдан килгән умартачылык бар иде
Симек җыенында күрсәтелгән һөнәрләр арасында борынгыдан килгән умартачылык бар иде

Симек җыенына Чуашстан мәдәният министры урынбасары, милли сәясәт һәм архив эшләре киңәшчесе Вячеслав Оринов килгән иде. Үзе дә чуаш булган министр урынбасары “без маңкорт түгел, милләтебезнең исемен, мәдәниятен һәм динен сакларга тиешбез”, диде.

Чуашларның чираттагы зур җыены тагын өч елдан үтәчәк. Аны Татарстанда, Самар йәки Ульян өлкәсендә оештырачаклар.

Язманы Азатлык өчен Эрбина Никитина әзерләде

XS
SM
MD
LG