Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урман җиләгендә еллык бюджет


Сатып алучылаар эрерәк һәм арзанрак җиләкне табарга тырыша
Сатып алучылаар эрерәк һәм арзанрак җиләкне табарга тырыша

“Җыйган җиләкне барып тапшыра торган гына урын булса иде, болай итеп интегеп кояш асларында узган машиналарга кул болгап, тузан йотып та утырмас идек”, диде җиләк җыеп сатучы Фәрит әфәнде.

Җиләк вакыты җиттеме, Уфа-Казан арасындагы зур юлда җиләк базары башлана. Миңа аның Мамадыш районы тирәсе бик таныш. Бигрәк тә Уразбахта, Урта Кирмән авылы кешеләре иртәдән алып кичкә кадәр олы юлда җиләк сата.

Җиләк вакыты озак түгел, ләкин быел яңгырлар булу нәтиҗәсеме, җиләк ыгы-зыгысы әле һаман да дәвам итә. Без ул җиләк сатучылар белән очрашыр өчен М7 дип аталган федерал трассаның Уразбахта авылы халкы җиләк сатучылары янына тукталдык. Сорау бирүчеләр аларга бик үк кызык түгел, җиләк алучылар кызык. Бүген сатуда каен җиләге дә, җир җиләге дә бар икән. Чиләкләре түбәләмә итеп тутырылган. Каен җиләгенең бер литры да, җир җиләгенең биш литрлы чиләге дә бер бәядә – 500 сумнан сатыла.

Гөлсу исемле ханым ире Илгиз белән чыккан җиләк сатарга. "Без икебез дә укытучылар, Мамадышта, район үзәгендә эшлибез, әле менә җәйге ялга кайтканнан бирле ял юк, җиләк җыеп сатабыз, – диде ул, – Башта каен җиләгеннән башлаган идек, хәзер инде җир җиләге чираты.

– Каен җиләген күпмедән саттыгыз соң?

– Аның бәясе кимеми дә артмый да. Бер литрлы савыттагысы 500 сум. Ә инде чиләк белән булса, ике мең ярымга да саттык. Алалар. Сатулашалар инде, ләкин алалар. Хәзер җир җиләген биш литрлы чиләкне биш йөздән сатабыз. Җир җиләге дә бетә инде, кибә башлады.

– Гөлсу ханым, күпмелек саттыгыз инде, санап барасызмы?

– Чуты бар инде аның күп инде, җитәрлек.

– Шулай да?

– Йөз меңнән артты инде.

– Нәрсәгә тотасыз ул акчаларны? Аз акча түгел бит.

– Безнең ике бала, мәктәп балалары. Менә аларны мәктәпкә әзерлибез инде, кием салым алабыз. Йорт өчен дә кирәкле нәрсәләр алына инде ул акчага.

Хезмәт хакыгыз күпме соң дигән сорауга Гөлсу ханым, без укытучылар гаиләсе инде дип кенә куйды, күпме алып эшләүләре турында әйтмәде.

– Сезнең авыллар данлыклы җиләк сатучылар инде.

– Әйе, безнең якта җиләк бик күп быел. Әле безнең авыл кешеләре, Мамадышта яшәсәләр дә, такси белән килеп, җиләк җыеп китәләр. Кемдер сатып ала, кемдер үзе җыя инде. Басулар иркен, иген чәчелми, бөтен җирдә җиләк үсә. Безнең монда экология ягыннан да бик чиста бит, завод мазар, химия ише нәрсәләр юк. Җыю авыр, әле елан да чаккан бер ханымны. Без ирем белән икәү җыябыз да, икебез бергә сатабыз да, әнә ул теге башта утыра.

– Нигә соң бергә утырмыйсыз, ул ераграк утырган?

– Сатып алучыларны беләбез бит инде. Алар берсе монда туктаса, икенчесе анда туктый. Аларның берсен дә җиләксез җибәрмәскә тырышабыз. Бу инде сату хәйләсе. Монда беркемнең дә озак итеп утырасы килми. Иң авыры җыю түгел, менә шулай сату. Чиләк күтәреп туктаган бер машина янына чабу. Рәхәт түгел инде.

Җиләкне күпчелек хатын-кызлар сатса да, бер-ике ар-ат та байтак кына чиләк тулы каен җиләге белән утыра. Аларга да берничә сорау белән мөрәҗәгатъ иттем. Ул көнне җиләк сатучыларның күбесе укытучылар булып чыкты.

"Мин үзем авылда укытучы булып эшлим", – диде Фәрит исемле бер ир, – Җиләк вакытын көтеп торабыз инде. Бердәнбер зур керем кертә торган эш инде безнең өчен. Ул безнең бюджетка бер ел алдан язылып куя. Без бу эшкә барлык гаилә белән чыгабыз. Урманнан өйгә дә кереп тору юк, тизрәк шушында чабабыз. Тиз сатылса, яңадан урманга, җиләккә йөгерәбез.

Фәрит, Уразбахта авылыннан
Фәрит, Уразбахта авылыннан

– Башкаларда юк, сезнең каен җиләге дә бар икән. Аның вакыты үтте бит инде, каян таптыгыз?

– Урман эченнән инде анысы. Башта таяк белән капшалап чыгабыз, елан-мазар юкмы икән дип. Әнә Югары Якедә бер хатынны шушы көннәрдә генә чаккан елан, реанимациядә ята ди. Быел Мамадыш районында тугыз кешене елан чаккан дип әйтәләр. Без дә куркабыз инде, нишлисең, курыксаң да, барырга туры килә. Ходай саклар әле. Бу вакытта акча эшләп каласы килә.

– Уңайсыз булса да сорыйм әле, күпмелек саттыгыз инде?

– Без аны санамыйбыз. Җиләк җыя башлауга, җиләк саткан акчаларны бер җиргә җыя барабыз, карамыйбыз да, санамыйбыз да. Менә эш беткәч, гаилә белән утырып саныйбыз инде.

– Ярый, быелгысын санамадыгыз ди, башка елларда ничек була иде?

– Йөз меңнән дә ким булганы юк инде, кайчагында артып та китә.

– Зур акча инде, укытучылар өчен генә түгел, барыбыз өчен дә. Нәрсәгә тотасыз акчаларыгызны?

– Кредит каплыйбыз. Машина алабыз. Җиләккә йөрергә машина алабыз кредитка, җиләк акчасы белән кредит каплыйбыз. Менә шулай бара инде бу тормыш. Җиләк җыюы берни түгел аның. Менә шушы юл өстендә узган машиналарның тузанын йотып, көне буе шушы кояшта сатып утыруы бик авыр. Әгәр дә берәр җирдә, район үзәгендә оешкан төстә сатып алсалар, без аны 500гә түгел, 300 сумга да тапшыра алган булыр идек. Эшкә барган кебек барып җыяр идек тә, илтеп тапшырыр идек. Юк бит шундый эшкәртә торган урыннар.

– Бар җыйган җиләк тә сатыламы соң?

– Юк шул, кайсы көнне күтәреп кайтып та китәбез. Ул җиләкне инде икенче көнне сатып булмый, кеше алдый алмыйбыз бит инде, яңасын җыярга кирәк сатар өчен. Сатылмаганы үзебезгә кала инде. Шикәр комы белән туглап, суыткычка куябыз. Әрәм булмый, акчасы гына керми.

Ә менә Арташ авылыннан Сәвия апаны җиләктән кайткан чакта очраттым. Аның аягындагы киез итеккә игътибар итеп, нигә киез итек белән, еланнан саклану чарасымы? – дип сорадым.

– Еланнан куркабыз инде куркуын, ләкин киез итекне мин өйдә дә киеп йөрим җәй көне дә. Аякка бик рәхәт. Мин бит егерме ел буе колхоз сыерларын сауган кеше. Әле колхозлар беткәч тә фермерларга саудым. Шул вакытта салкын кышларда, кара көзләрдә тәүлегенә өч тапкыр ферманың пычрагын резин итек киеп ерып йөргән вакытларда салкын үзәккә үткән, әле хәзер дә аякларның җылына алганы юк. Эшкә бит кыш булмасын, көз булмасын, иртәнге сәгать дүрттә бара идек! Шуңа күрә өй арасында йөргәндә дә, җиләккә барганда да, җәй дә салмыйм мин ул киез итекне.

– Җиләкне күп саттыгызмы быел?

– Болай якынча, кем әйтмешли кара күңел белән санасаң, илле меңнән артты бугай инде. Без бит җиләк сатуны олы кәсеп итмибез, күрше авыллар кебек. Аннан соң безгә олы юлга сатарга чыгарга да 6-7 чакрым барасы бит. Машинасы очрап торса ярый, булмаса, җәяү дә барырга туры килә. Быел җиләк вакыты уразага туры килде. Ул җиләкнең күплекләре басуда! Ходай тәгалә биргән нигъмәт бит ул! Сатарга кызым йөри. Ул өйдә утыра ике бала белән. Мин җыеп кайтам да, балалар белән калам. Ул сатарга китә. Кыйбат сатма дим. Анда утыручылар көне буе утырсалар да, чиләген 500 сумнан төшермиләр. Ә без350 дән саттык. Бушка килгән нигъмәт бит ул!

– Ә синең хезмәтең? Еланнан курка-курка кояш астында җыйгансың бит син аны.

– Мин үземнең хезмәткә бернинди бәя дә куймыйм. Без инде шуңа ияләнгән. 20 ел сыер савып пенсиягә чыкканда миңа 4 мең пенсия булды! Дүрт мең! Ярый әле заманында “Спартак” аяк киеме тегү фабрикасында да 10 эшләп алган идем, аннары авылда клуб мөдире булып та эшләдем бит 10 ел. Шуларны кушкач, 40 ел стажга 7 мең пенсия чыкты. Эшләмәгән түгел бит инде, гомер буе эшләгән. Хәзер инде акрынлап артты. Тугыз мең тирәсе чыга. Менә шул акчага ничек яшәргә кирәк? Хәзер кызым балалар белән утыра, бер кияү эшли инде. Ул да юл эшендә. Монда трасса төзиләр бит. Ул эш тә җәен бар, кышын туктала. Менә шулай кул көче белән яшибез инде.

– Нәрсәләр алдыгыз соң җиләктән кергән акчага?

– Иң беренче чиратта печән чаба торган чалгы алдык. Бензин белән чабышлы инде ул, кул чалгысы түгел. Анысы да 12 мең тора бит. Пенсия акчасына кая аласың аны. Печән алдык сарыкларга. Акча бит ул тиз чыгып китә, күзгә дә күренми! Бәрәкәте юк бит аның. Җиләк җыюның шунысы да бар бит әле аның, авылның табигатенә сокланам. Шушы яшемә җитеп, табигатьнең матурлыгын күрми яшәгәнмен икән. Кая ул баш күтәрми эшләгәндә матурлыкны күрү. Хәзер менә шуларга карап, рәхәтләнеп кайтам басудан.

Сәвия Имаметдинова
Сәвия Имаметдинова

– Ишегалдыгызда чәчәкләр дә күп икән. Бу нинди итекләр? Монда чәчәк утыртканнар әле!

– Бу итекләр колхоз фермасында интеккән резин итекләр. Менә буядык та , балчык салып эченә чәчәк утырттык. Һәйкәл булды минем интеккән елларга. Чәчәк тә рәтләп үсми әле анда.

Шулай кемдер кәсеп итеп, кемдер уен итеп җиләк җыя, җиләк сата. Кергән акчасы бу авыр заманнарда үз урынын бик тиз таба ди авыл кешеләре. Әле җиләк җыю һаман да дәвам итә. Тиздән кура җиләге чираты да җитәчәк. Җиләк беткәч гөмбәсе башлана. Менә шулай ак карларга кадәр авыл халкы яшәү өчен көрәшә.

XS
SM
MD
LG