Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән Төркиягә чартер очышларның башлануы билгесез вакытка сузылырга мөмкин


Төркиягә юл ачылгач халык Русиядә ял итүдән баш тарта башлаган.

Төркиягә Русиядән чартер очышларны яңадан башлау билгесез вакытка сузылырга мөмкин. Бу хакта чыганакларга таянып «Коммерсант» яза. Алар сүзләренчә, Төркия һава аланнарын иминлек белән тәэмин итә алуында Русия хакимияте шикләнә. Шул ук вакытта туристик өлкәсендәге чыганак очышлар тоткарлану "Русия эчендәге туризм өчен Төркиягә юлы ачылу начар тәэсир итәргә мөмкин" дип саный. Анкараның бәяләрне төшерүе Русия ял итү урыннарына зур зыян сала ала.

Төркиягә юл ачылу белән ял урыннары инде бәяләрне төшерергә мәҗбүр булды. Июль башыннан бирле ул 11% төште.

30 июнь көнне Русия президенты Владимир Путин Төркиягә юлламалар сату һәм чартер очышларга чикләүләрне бетерергә йөкләмә бирде.

XS
SM
MD
LG