Русия туроператорлар берләшмәсе массакүләм мәгълүмат чараларында Төркиягә чартер очышлар быел булмаячак дигән хәбәрләрне кире какты. Берләшмәнең интернет сәхифәсендә, Русия белән Төркия арасында чартер очышларны булдыру турында сөйләшүләр дәвам итүе әйтелә.
Сишәмбе көнне иртән “Известия” газетасы берләшмәнең башкарма җитәкчесе Майя Ломидзега сылтама белән ике ил арасында чартер очышларның ел азагына кадәр булмаячагын язган иде.
Элегрәк Русия туроператорлары чартерлар инде август башында ук булачак дип белдергән иде, әмма гаскәр фетнәсе бу планнарны бозды.