Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә өч айга гадәттән тыш хәл игълан ителде


Чәршәмбе кичендә Төркиядә 16 июльгә каршы төндә булган хәрби фетнә омтылышын оештырган "террор оешмасын" тулысынча юкка чыгару максатыннан өч айлык гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Төркиядә өч айга гадәттән тыш хәл игълан ителде. Бу хакта Төркия Милли иминлек шурасы һәм Министрлар шурасы җыелышлары тәмамлангач, Анкарада Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белдерде.

Аның сүзләренчә, Төркиядә өч ай дәвам итәчәк гадәттән тыш хәл кертү ил конституциясенең 120нче маддәсенә нигезләнә.

Эрдоган: "Илдә гадәттән тыш хәл кертүнең максаты - Төркиядә демократияне, хокук дәүләтен, ватандашларның хокук һәм ирекләрен чикләгән куркынычны бетерү", дип белдерде.

Соңгы вакытта еш яңгырый торган Төркия демократиясе куркыныч астында дигән сүзләргә, үзен авторитар җитәкче дип гаепләүләргә каршы Эрдоган: "Без демократик парламент кысалары эчендә калабыз, без беркайчан да аннан китмәячәкбез", диде.

Президент Төркиядә узган атна ахырында булган хәрби фетнә омтылышы нәтиҗәсендә 246 кешенең һәлак булуын, 1536 кешенең яралануын әйтте.

Рәҗәп Тайип Эрдоган
Рәҗәп Тайип Эрдоган

Элгәре Эрдоган Al Jazeera телеканалына Төркиядә түнтәрелеш үткәрү омтылышында чит илләр дә катнашкан булырга мөмкин дигән иде. Әмма ул теге йә бу илне атамады. Хәрби фетнәнең башында АКШта яшәүче дин әһеле Фәтхулла Гүлән җитәкчелегендәге оешма торган дип белдерелгән иде. Гүлән бу гаепләүләрне кире какты.

Төркия конституциясенең 120нче маддәсе нигезендә гадәттән тыш хәл кертелгәч, хөкүмәт ил президенты җитәкчелегендә Төркия парламентын читләтеп яңа карарлар кабул итә һәм кирәк булган очракта ил ватандашларының ирекләрен һәм хокукларын чикли ала.

Эрдоган үз чыгышы вакытында парламентның үлем җәзасын кире кайтару тәкъдимен хуплаячагын да белдерде. Бу исә Төркиянең Европа Берлегенә керүенә киртә салырга мөмкин.

20 июль Вашингтонга җыелган беркадәр илләрнең тышкы эшләр министрлары Төркиядә хәрби фетнә омтылышыннан соң киң колач алган репрессияләргә борчылу белдерде, Анкараны бары тик кануннар нигезендә генә эш итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG