Accessibility links

Татар зыялылары Равил Фәйзуллин йөзүләренә җыелды


Татар зыялылары су буе Сабан туена җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:28 0:00

20 июльдә Яшел Үзән районы Большие Ключи авылы янындагы күлдә халык шагыйре Равил Фәйзуллин су буе Сабантуе оештырды. Cу бәйрәмендә язучылар, шагыйрь һәм мөхәррир-журналистлар катнашты. Быел ул җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланды.

Табигать кочагында үткән су бәйрәмендә сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, августта 80 яшь тулачак Фәндәс Сафиуллин да йөзүдән баш тартмады. Бигрәк тә аңа багышлап йөзәбез дигәч, күңелләре күтәрелеп, дәртләнеп китте. Узган ел язучыларның суда йөзешүеннән соң әле беренче суга керүе иде аның. “Тән белән генә түгел, күңел белән дә чистарынабыз. Бу дөнья мәшәкатьләреннән онытылып тора торган урын”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә. Бераз коенганнан соң, яр буенда калган кешеләр белән чакрымлап йөзүчеләрне читтән күзәтеп, көч биреп торды.

Әлеге чараны оештыручы халык шагыйре Равил Фәйзуллин су бәйрәменә килүчеләрне шәһәрне чыгуга, Аккош күлендәге тукталышта ук каршы алды. Яшел Үзән районы Большие Ключи авылы янындагы күлгә җиткәч, килгән кешеләргә рәхмәтен белдерде, очрашу, күрешү шатлыгы белән уртаклашты.

“Менә шулай табигатьтә сирәк очрашабыз. Төрле рәсми чараларда, җыелышларда бергә булабыз, ә болай табигать кочагында кеше бөтенләй бүтәнчә ачыла. Үзенә күрә гомер турында, яшәү турында уйланасың.

Инде суга килсәк, ул безнең очрашуның төп програмының берсе. Монда гадәттә спортны яратучы кешеләр һәм алар бик рәхәтләнеп шушы чарага килделәр”, диде Равил ага Азатлыкка. Аның сүзләренчә, су бәйрәмен инде ул 35 ел рәттән оештырып килә, кайчандыр дистә кеше булса, быел 50дән артык кеше җыелган иде.

Равил ага биредә иң оста йөзүчеләрдән санала. Тормыш иптәше Наилә ханым, улы Газиз дә күлдәге ярышта алдынгылар рәтендә булды. 15 яшьлек Газиз Фәйзуллин компьютер алдында утырганчы, табигатьтә файдалы һәм кызыклы итеп вакыт үткәрүне кулайрак күрә. Ул моны балачактан Аккош күлендә әтисенә ияреп, күреп, өйрәнеп үсә.

“Су - безнең ихтыяҗ, безнең яшәү рәвеше. Без язучылар белән бергә Аккош күле янәшәсендә торабыз һәм җәен күлдә даими йөзәбез. Һава торышы яхшы булганда, һәр көнне ике-өч чакрым”, диде безгә “Сәхнә” журналының баш мөхәрире Зиннур Хөснияр.

Су бәйрәме аралашу, аңлашу, ял итү өчен оештырылган дуслар җыены диде татар зыялылары. Суга кермәүчеләр яр кырыенда күзәтеп, күптән күрмәгән танышлары белән фикер алыштылар. Бер кырыйда учак яктылар, самовырларда чәй кайнады, учак өстендәге казанда яңа бәрәңге пеште. Чараның мәдәни ягы өчен нәфис сүз остасы, сатирик язучы Алмаз Хәмзин җаваплы иде. Ул гармунда уйнап җырлап, каләм ияләре очрашуына килгән халык артисты Рафаэль Сәхәбиев белән су буе Сабантуен җыр-моңга күмеп тордылар.

“Суда йөзү белән мәдәнияттә йөзү икесе бер. Мәдәнияттә йөзеп тә исән калырга кирәк, суда йөзеп тә. Икесе дә хәвефле. Икесендә дә тончыгырга була”, диде Алмаз әфәнде фәлсәфи фикерләрен җиткереп.

“Икесе дә чиста түгел, болганчык. Чөнки аны болгатып торучылары бар. Анда тутырылган теләсә кем бар, җыр сәнгатен чүп баскан кебек, язучылар арасында да шулай”, дип сүзгә кушылды “Сираҗи сүзе” газеты нәшире, журналист Искәндәр Сираҗи. “Ник су коенмыйсыз?” дигәч, 74 яшьлек Равил Фәйзуллин 43 яшьлек ир-атны узып китсә, хурлыгын кая куярмын дип елмайды Искәндәр әфәнде.

Хатын-кызлар арасында оста йөзүе белән шагыйрә Илсөяр Ихсанова аерылып торды. Ул балачактан ук су, елга күреп үскән кеше буларак, су бәйрәменнән читтә кала алмаган, үзе белән кызын да алып килгән.

“Бу йөзүне ярыш дип атап булмый, чөнки без йөзгәндә бер-беребезне тоемлап, артта калмадымы, хәле бетмәдеме икән дип, бер-беребез өчен борчылып йөзелә торган йөзеш бу. Менә шул ягы белән дә үзенчәлекле”, диде шагыйрә.

Ә менә “Гаилә һәм мәктәп” журналы мөхәррире Гөлүсә Закирова, әлеге чарада үзе өчен рекорд куйган. “Бу кадәр ерак, чакрымлап суда йөзгәнем юк иде әле”, диде Гөлүсә ханым.

Биредә күпмедер саклык чаралары да каралды, көймәдә йөзеп, коткаручы вазифасын “Яңа гасыр” каналы алып баручысы Зөлфәт Зиннуров башкарды.

“Әлеге урынга Равил абый чакырды һәм мин шудук бик теләп ризалаштым. Үзем балыкчы булгач, көймәне яхшы беләм, кешеләр дә коткарганым булды. Биредә бик күңелле Һәм әлеге җыенның киләчәге булсын иде, монда һәрбер кеше үзенә нинди дә булса яңалык алып китә”, ди Зөлфәт.

Барлык монда катнашучылар исеменнән Искәндәр Сираҗи киләчәккә тәкъдим дә әйтте.

“Равил Фәйзуллин йөзүләрен, Сабан туе шикелле, сәнгать әһелләренең җыелу, уртак аралашу чарасы итәргә кирәк. Безнең проблема нидә? Без аралашмыйбыз! Бер-беребезне белгән, аралашкан очракта гына, иҗат уңай якка барачак. Бу чараны зурайтырга, артистлар Сабан туе кебек оештырырга кирәк, Равил абый башлаган бәйрәмнең дәвамчысы булырга тиеш”, диде ул.

XS
SM
MD
LG