Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимияте "Яровая кануннары"на каршы митингка рөхсәт бирмәде


Русия Думасында иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы Ирина Яровая
Русия Думасында иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы Ирина Яровая

Казанда "Яблоко" һәм ПАРНАС фиркаләренең Татарстандагы бүлекләре "Яровая кануннары”на каршы 26 июльдә булачак митингка рөхсәт алды.

Мәскәү хакимияте Русия Думасы депутаты Ирина Яровая тәкъдиме белән әзерләнгән "террорга каршы" дип белдерелгән кануннар җыелмасына үзгәрешләргә каршы митинг үткәрергә рөхсәт бирмәде. Бу митинг 26 июль көнне үтәргә тиеш иде.

Мәскәүнең Иминлек департаменты җитәкчесе Алексей Морозов сүзләренчә, янәсе, бу чараны оештырырга теләүчеләр документларны бөтен таләпләрне дә үтәп тәкъдим итмәгән.

Элгәре оппозиционер Леонид Волков Мәскәү мэриясе митингны 26 июльдә Яузски капкасы янында үткәрергә рөхсәт биргән иде дип белдерде. Аның сүзләренчә, чарада ике меңләп кеше катнашырга тиеш булган.

Казанда "Яблоко" һәм ПАРНАС фиркаләренең Татарстандагы бүлекләре "Яровая кануннары”на каршы 26 июль булачак митингка рөхсәт алды. Чара Павлюхин һәм Назарбаев урамнары кисешендә булачак дип белдерелә.

"Террорга каршы" ди белдерелеп кануннарга үзгәрешләр кабул ителде. Аны Русия президенты Владимир Путин 7 июль көнне имзалады. Бу үзгәрешләр арасында күп кеше катнашында булачак чараларны "әләкләмәгән өчен" җинаять җаваплылыгы да карала. Аннан да кала операторлар телефоннан бөтен сөйләшүләрне, хәбәр алышуларны саклап барырга тиеш.

Дини эшчәнлеккә чикләүләр кертелә. "Дин һәм намус иреге турында"гы канунга үзгәрешләр кертү турыдан-туры мөселманнарга да кагыла. Киләчәктә дини йолаларны бары тик гыйбадәтханәләрдә генә үткәрү мөмкинлеген күзаллый бу үзгәреш. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев бу канунны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Ул Татарстан дәүләт шурасының 19нчы сессиясендә катнашкан депутатларны "Яровая кануннары" өчен тавыш бирмәскә чакырган иде.

XS
SM
MD
LG