Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Яровая кануннары"на каршы урам җыены үтте


Казанда "Яровая кануннары"на каршы урам җыены үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

Казанда "Яровая кануннары"на каршы урам җыены үтте

Мәскәүдәге оппозицион фиркаләр "Яровая кануннары"на каршы урам җыенын хакимиятләр белән килештәрә алмаганда, Татарстандагы активистлар митинг үткәрүгә рөхсәт ала алды. Моны элекке президент Миңтимер Шәймиевның әлеге кануннарны тәнкыйтьләп чыгуы белән дә бәйләүчеләр булды.

Митинг Казанның Павлюхин һәм Назарбаев урамнары чатында, филармония янындагы бакчада үткәрелде. Оештыручылар 70 кешелек чара үткәрергә рөхсәт сораса да, якынча 100 кеше килер дип өметләнгән. Әмма чынлыкта катнашучылар азрак булды. Кешеләр эштән кайткан вакытка туры килү сәбәпле, оппозициянең чыгышларын юл тыгымнарында утыручылар да, бакча аша йөрүчеләр дә, балалар белән йөрергә чыккан аналар да карап китте.

Чараны "Яблоко" һәм "Парнас" фиркаләренең вәкилләре үткәрде. Чыгыш ясаучылар "Яровая кануннары" кабул ителү белән кеше хокукларының кысылуы, ГУЛАГ мохите тудырылуы турында сөйләде. Бу кануннар сәбәпле дини йолаларны бары тик гыйбадәтханәләрдә генә үткәрү мөмкин булачагына ризасызлык белдерелде. Шулай ук сайлаулардагы хәрәмләшүләр дә каты тәнкыйтьләнде. Татар милли хәрәкәте активисты, ПАРНАС фиркасенең Татарстандагы намзәте Фәрит Зәкиев, канун кабул ителгәннән соң мондый урам җыеннарын үткәрүнең әһәмияте барыбер бар дип саный. "Монда президент идарәсеннән бер кеше катнаша, хокукчылар видеога яздырып тора, ул хакимиятләргә җиткереләчәк, каршылыгыбызны белгертеп торырга кирәк", диде ул Азатлыкка.

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зинатуллин, митинг үткәрүгә рөхсәт бирелүен Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевның "Яровая кануннары"на каршы чыгуын белән бәйле булуын расламады да, кире дә какмады. Без митинг үткәрергә ун урын тәкъдим иткән идек диде ул.

Башка чаралардан аермалы буларак, бу чараны яктыртырга оппозициядәге медиалар гына түгел, берничә ТВ каналы һәм агентлык хәбәрчеләре дә килгән иде.

XS
SM
MD
LG