Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда сабыйларны да утлы коралга өйрәтәләр


Чаллыда балаларга чын автомат тоттырдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00

Чаллыда балаларга төрле һөнәрләрне күрсәтү максатында хосусый бер ширкәт оештырган чарада балаларны утлы корал белән эш итәргә дә өйрәттеләр.

Чаллыда балаларны төрле һөнәрләргә өйрәттеләр. Барлыгы 15ләп һөнәр – тикшерүче, аш пешерүче, модель, хәрби хезмәткәр, дизайнер, актер, музыкант, автомеханик, робототехник, җырчы, биюче, тегүче, бармен, хәтта футболист һөнәренә дә өйрәнергә мөмкинлек булды.

Кызларның күпчелеге дизайнер, модель, тегүче һөнәренә тартылса, малайлар хәрби хезмәт белән тикшерүче эшен артык күрделәр. Кулына корал тотканнар арасында биш яшьлек малайлар да бар. Бер якта автомат лазер рәвешендә атса, икенче өстәлләр кырында чын автоматны сүтеп-җыярга өйрәнәләр. Әлегә бик барып чыкмаса да, балалар кызыксынып атып карыйлар, корал җыялар һәм шартлаткычны гамәлгә китерү җайланмасын туктатырга тырышалар.

Бирегә ике улын алып килгән яулыклы бер ана Азатлыкка үз улларының утлы кораллар белән эш итеп караганлыгына сөенүен җиткерде һәм "бәләкәйдән баланың күңеленә нәрсә кертеп калдырасың, үскәч тә шул була, балаларны шуңа тәрбиялибез бит инде бәләкәйдән, туганнан бирле", дип белдерде.

Чаллының “Метро” мәдәни-белем платформа исемендәге хосусый оешмасы үткәргән чарага керү бушка, ә менә бер һөнәрне үзләштереп карау түләүле – билет бәясе 100 сум.

Кайбер малайлар музыка коралларын хәрби кораллардан артыграк күрә. Шулай ук, үскәч спорт юлыннан барып футболист булырга теләүчеләр дә табылды.

Соңгы елларда Русия хакимиятләренең бюджет акчаларын ватанпарвәрлекне үстерүгә юнәлтүен, балаларны сугышка әзерләүне файдаланып кайберәүләргә моннан акча эшләргә дә өйрәнде, балалар, хатын-кызлар, өлкәннәр өчен хәрби киемнәр тегеп сату кәсебен үзләштерде.

XS
SM
MD
LG