Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Протестлы карашта торучылар сайлауда оппозиция күзәтүчеләре булачак"


Казандагы "эсперанточылар" сайлауда күзәтүче булырга җыена
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:34 0:00

Эсперанто урамы исемен җәмәгатьчелек фикеренә карамый гына үзгәртү кебек хәлләргә протест белдерүчеләр алдагы Дума сайлавында бәйсез күзәтүчеләр һәм оппозиция өчен тавыш бирүчеләр сыйфатында катнашмакчы.

"Эсперанточылар" хәрәкәте активист Марсель Насыйбуллин хәзер оппозицион фиркаләргә ярдәмгә бәйсез күзәтүчеләр төркемен туплау белән мәшгуль. Алар сайлау урыннарында Яблоко һәм ПАРНАС фиркәләре исеменнән сайлауның кануныйлыгын күзәтеп торачак.

"Эсперанто урамы исемен кайтару өчен көрәш бернинди нәтиҗә бирмәде, сүлпәнәйде, әмма кешеләрдә протестлы кәефләр сүрелмәде. Алардан гадел сайлаулар өчен көч куярга әзер торган бәйсез күзәтүчеләрне тупларга җыенам" ди Насыйбуллин.

Протестлы карашта торучылар күп булмаса да, барыбер бар. Әлегә 8 кеше бар, тагын дистәләрчә кеше белән сөйләшеп куйдым ди Насыйбуллин.

Күзәтүче булып эшләп алырга күндерү бик авыр, чөнки халыкның сайлауга ышанычы калмады диярлек, хәрәмләшүләр шундый күп һәм бик зур авырлыклар күреп каты көрәшергә туры килер дип уйлый алар.

"Бу эшкә, чыннан да, гадел сайлаулар өчен янып-көеп йөргән кешеләр генә бара һәм мин аларга сокланам, чөнки алар моңа намус кушканга гына бара ди Марсель Насыйбуллин.

Эсперанто урамын яклаучылар һәм велохәрәкәт активисты, блогер Леонид Иванов - шундый күзәтүчеләрнең берсе. Ул илдә кайчандыр "яхшырак заманалар килер" дип өметләнә, аңарчы булган җитешсезлекләрне һичьюгы теркәп куйыйм дип күзәтүче булырга ризалашканын әйтә.

Протестлы фикер йөртүчеләрнең барысы да күзәтүче булмаса да, "ачулы ватандашлар" катлавы, Эсперанто урамын кешеләрдән сорап тормыйча үзгәртеп кую, Урицкий паркында күпләр өчен кадерле булган агачларны кисеп ату кебек хәлләр өчен хакимиятләргә ачу саклап калган кешеләр сайлауларда протестлы тавыш бирәчәк ди активист Марсель Насыйбуллин.

XS
SM
MD
LG