Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы оппозиция фиркаләре сайлауга исемлекләр әзерли


ПАРНАС фиркасе сайлауга намзәтләр исемлеген төзи
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00

ПАРНАС фиркасе сайлауга намзәтләр исемлеген төзи

Узган атна Русия президенты Владимир Путин Думага сайлау көнен 18 сентябрьгә билгеләү карарын имзалады. Шуның белән сайлау алды кампаниясе рәсми төстә башланып китте. Оппозиция фиркаләре инде күптәннән әзерлек эше алып бара, исемлекләр төзелгән, хәзер Мәскәүдә буласы корылтайларда намзәтләрнең раслануын көтәләр.

"Бердәм Русия" фиркасе праймеризы вакытында көн-төн сөйләп, язып, күрсәтеп торган рәсми мәгълүмат чараларыннан хакимият фиркасе намзәтләре шактый танылу алды. Ә аларның көндәшләре булырга тиешле системалы һәм системадан тыш оппозиция вәкилләренең кем булуы күпләргә билгеле түгел. Баксаң, алар да шактый кызу төстә әзерлек эшләре алып бара, намзәтләр исемлекләрен төзи.

Сәясәтче Михаил Касьянов җитәкчелегендәге ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлегендә фирка исемлегенә өч йә дүрт кеше керәчәк. Беренче урында җирле бүлек җитәкчесе, эшмәкәр Марсель Шәмсетдинов, икенче һәм өченче урында Ходорковский исеме белән бәйле "Ачык Русия" проекты намзәтләре - Илья Новиков белән Рузил Мингалимов.

ПАРНАСның Татарстандагы җитәкчесе Марсель Шәмсетдин әйткәнчә, дүртенчесе - татар милли хәрәкәтнең ветеран-активисты Фәрит Зәкиев булырга мөмкин. "Бу безнең милли компонент булачак", диде ул. Шул ук кешеләр думадагы урыннар өчен бер мандатлы бүлгеләрдә дә көрәшеп карамакчы.

Әмма Фәрит Зәкиевнең "Платон" системына каршы чыккан машина йөртүчеләр хәрәкәте әгъзасы Андрей Лукин белән каршылыкка керүе мөмкин. Чөнки Шәмсетдинов әйткәнчә, алар икесе дә Түбән Кама сайлау бүлгесенә өмет итә. Лукин ПАРНАС вәкиле булмаса да, "Ачык Русия" проекты теләктәшлек күрсәткән Татарстандагы өч бәйсез намзәтләрнең берсе булып тора.

"Ачык Русия" проектының Татарстанды намзәтләре, сулдан: Андрей Лукин, Рузил Мингалимов, Илья Новиков
"Ачык Русия" проектының Татарстанды намзәтләре, сулдан: Андрей Лукин, Рузил Мингалимов, Илья Новиков

Мәскәүдәге оппозиция фиркаләре үзара бик ук килешеп эшләмәсә дә, Татарстандагы ПАРНАС һәм Яблоко фиркасе чараларын да бергә үткәрә, намзәтләр күрсәткәндә дә сайлау бүлгеләрен үзара бүлешә икән.

"Яблоко" фиркасенең Татарстандагы җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин әйткәнчә, әлегә алар фирка корылтаена өч кешелек исемлек төзегән.

Беренче урында "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы җитәкчесе Руслан Зиннатуллин, икенче урында "Гадел сайлаулар өчен" коалиция вәкиле Игорь Веселов, өченче урында - эшмәкәр һәм бәйсез гәзит нәшире Марат Корбанов. "Яблоко" вәкилләре ПАРНАС белән килештереп бер мандатлы бүлгеләрдә дә көч сынашмакчылар. Руслан Зиннәтуллин - Үзәк, Корбанов - Әлмәт сайлау бүлгесендә сайлауда катнашырга өмметләнеп тора.

Коммунистлар фирка исемлегенә тугыз, бер мандатлы бүлгеләргә алты кешелек исемлекләр төзесә дә, исемнәрен һәм урыннарын корылтай булганчы ачыкларга теләмәде.​

"Гадел Русия" фиркасе дә намзәтләрен барлаган. Фирканең җирле җитәкчесе Рушания Билгилдиева сүзләренчә, Татарстандагы "Гадел Русия" исемлегендә якынча биш кеше була, алты сайлау бүлгеләренең һәрбесендә хәтта берничә намзәт катнашырга атлыгып тора. Әлегә кандидатлар арасында Рушания Билгилдиева, депутат Дамир Вилданов, Алабугадагы "Гадел Русия" бүлекчәсе җитәкчесе Зәкәрия Минһаҗев катнашуы инде хәзердән үк билгеле.

Рушания Билгилдиева
Рушания Билгилдиева

Рушания Билгилдиева сүзләренчә, "Бердәм Русия" праймеризыннан төшеп калган Эдуард Шәрәфиевка да яңадан "Гадел Русия"гә кайту өчен бөтен юллар ачык.

"Безнең мөнәсәбәтләр әйбәт, ул әлегә исемлекләргә керү, безнең фирка исеменнән катнашу хакында безгә мөрәҗәгать итмәде. Мөрәҗәгать иткән очракта, аның язмышын корылтай хәл итәчәк" диде Азатлыкка Билгилдиева.

Коммунистлар корылтае 25 июнь, "Гадел Русия" фиркасенең корылтае 27 июньгә билгеләнгән. "Яблоко" һәм ПАРНАС корылтайлары шулай ук июнь ахыры-июль башында көтелә. Аларда бу фиркаләрдән Дума сайлауларына барачак намзәтләр исемлеге рәсми расланачак.

XS
SM
MD
LG