Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Ильми Умеровны психиатрик экспертизага җибәрде


Ильми Умеров (у) мәхкәмәдә. 11 август, 2016
Ильми Умеров (у) мәхкәмәдә. 11 август, 2016

Акмәчеттә узган мәхкәмә утырышында Кырымтатар мәҗлесе рәис урынбасары Ильми Умеровка психиатрик экспертиза билгеләнде. Русиягә каршы сепаратизмда гаепләнүче Умеровның хәле начараеп, аны хастаханәгә озаттылар.

Акмәчәтнең Киев район мәхкәмәсе "сепаратизм"да гаепләнгән Кырымтатар Мәҗлесе рәис урынбасары Ильми Умеровны психиатрия экспертизасына җибәрергә карар кылды. Бу турыда аның адвокаты Николай Полозов "Твиттер" да хәбәр итте. Полозов язуынча, мәхкәмә утырышында Ильми Умеровның хәле начарайган, һәм аны йөрәк өянәге шиге белән хастаханәгә озатканнар.

Полозов Азатлыкка белдергәнчә, ул сак астында тотыла торган Умеровка бирелә торган даруларның аның психик хәленә ничек тәэсир итүен тикшерүне сораган. Мәхкәмә аның бу мөрәҗәгатен кире каккан. Шул сәбәпле Полозов Мәҗлес рәисе урынбасары Умеровның сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнүе, мәхкәмәнең алдан ук гаепләүче як тарафына басуын белдергән.

Адвокат Николай Полозов: Умеров сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Тикшерүчеләр белдерүенчә, Ильми Умеров 2015 елның маенда, ATR телеканалында чыгыш ясаганда, Русиянең бербөтенлеген бозуга чакырган. Канунга каршы дип алар түбәндәге җөмләне атады: "Русияне Кырымнан һәм Донбасстан чыгып китәргә мәҗбүр итәргә кирәк".

Умеров әйтүенчә, әлеге сүзләр контексттан тартып алынган. "Мин дәүләтнең бербөтенлеген бозарга чакырмадым. Мин Кырымны Украинага кире кайтарырга мәҗбүр итәр өчен Русиягә карата чикләүләрне арттыру кирәклеге турында сөйләдем. Чынлыкта мин Русия һәм Украина бербөтенлегенең яңадан торгызылуын телим", диде Умеров элекке мәхкәмә утырышларының берсендә.

XS
SM
MD
LG