Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Кырым чигендәге гаскәрен сугышка әзер хәленә китерде


Украина Баш хәрби идарәсе башлыгы Виктор Муженко
Украина Баш хәрби идарәсе башлыгы Виктор Муженко

Украина Баш хәрби идарәсе илнең көньяк төбәкләрендә хәрби диңгез күнегүләре башлап җибәрде.

Украина хәрби көчләренең Кырым янындагы өлешен сугышка әзер хәлгә китерде. Бу турыдагы фәрманны президент Петр Порошенко имзалады, дип яза үзенең "Фейсбук" сәхифәсендә Украина Баш хәрби идарәсе башлыгы Виктор Муженко.

Президент шулай ук Русия башлыгы Владимир Путин, Германия һәм Франция җитәкчелеге белән "норманд форматында" телефоннан элемтәгә керергә, шулай ук АКШ вице-президенты Джозеф Байден һәм Европа Шурасы рәисе Дональд Туск белән сөйләшүләр оештырырга чакырды.

Бүген шулай ук Украина Баш хәрби идарәсе илнең көньяк төбәкләрендә хәрби диңгез күнегүләре башлап җибәрде.

Украина-Русия мөнәсәбәтләре кичә ФСбның Кырымда "Украина диверсантларын" табуы турында белдергәч кискенләште. Аларны тоткарлаганда Русиянең ике офицеры һәлак булды.

Русия президенты Владимир Путин бу хәлләргә бәя биреп, "Украина хакимиятләре террор гамәлләренә күчте" һәм "норманд форматындагы" Донбасс низагын хәл итү очрашуын "мәгънәсез" дип атады.

Украина президенты Петр Порошенко исә аннексияләнгән Кырымда Киевны терроризмда гаепләү Мәскәүнең "Донбасста Русия гаскәрләре юк" дип әйтүе кебек "мәгънәсез" һәм "оятсыз", диде.

XS
SM
MD
LG