Кама Аланында элекке АЭС төзелеше хәрабәләре
Кама Аланындагы беренче атом электростанциясе 1980 елда төзелә башлый. Тик бу эш 1986 елгы Чернобыль һәлакәте аркасында, илдәге сәяси, икътисади хәл кискенләшү һәм Татарстан җәмәгатьчелегенең төзелешкә протесты сәбәпле 1990 елда туктый. Бүген ул чорда корылган биналар хәрабә хәлендә. Монда килгәннәрне төрле якка чыгып торган тимер-томыр, биектә асылынып торган бетон плитәләр каршы ала. Сакчылар күренми, шулай да, диварларда булган язулар, аунап яткан чүп-чардан кешеләрнең монда килеп йөргәннәре аңлашыла. Төзелеш материалларын да җирле халык сүтеп бетергән.
мультимедиа
-
октябрь 08, 2026Салават шәһәренә дрон һөҗүме булды
-
октябрь 07, 2026Казанда Сөембикә манарасыннан ярымайны алдылар
-
октябрь 06, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр?
-
октябрь 05, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды
-
октябрь 02, 2026Сагыш һәм үкенеч. Балага туган телен ни өчен өйрәтү кирәк?
-
сентябрь 28, 2026Германиядә татарча фатирник узды