Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алия Мостафина Олимпиадада алтын яулады


Татар спортчысы Алия Мостафина Рио-де-Жанейрода барган җәйге Олимпия уеннарында алтын медальга лаек булды. Бу аның Риодагы өченче медале.

Төрле биеклектәге борыслар ярышында татар спортчысы Алия Мостафина 15,900 балл җыйды, бу аңа алтын медаль китерде. Икенче урында - америкалы Мэдисон Кошан (15,833 балл), өченче - алман кызы Софи Шедер (15,566 балл).

Моңа кадәр 21 яшьлек Мостафина инде такымлы ярышта көмеш медаль алды, шулай ук аерым бронза медален дә яулады. Лондонда узган Олимпиадада Алия 4 медаль җыйган иде.

Алиянең алтыны Русия җыелма такымы өчен сигезенче булды. Барлыгы 28 медаль белән Русия 4нче урында бара, беренче өчлектә - АКШ (66), Кытай (44) һәм Британия (35).

Ике көн элек татар егетләре Тимур Сафин белән Артур Әхмәтхуҗин рапирада алтын медаль яулады. Олимпия уеннары 21 августка кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG