Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпия чемпионнары арасында татарлар да бар


Тимур Сафин, Артур Әхмәтхуҗин, Алия Мостафина
Тимур Сафин, Артур Әхмәтхуҗин, Алия Мостафина

Бразилиядә Җәйге Олимпия уеннары дәвам итә. Русия җыелмасының бер өлеше доппинг җәнҗалы нәтиҗәсендә уеннардан читләштерелгәндә җиңүче татар спортчылары саны үсә бара.

5 август көнне Бразилиядә башланган җәйге Олимпия уеннары дәвам итә. Бу елны уеннар тирәсендә барган зур допинг җәнҗалы нәтиҗәсендә Русия такымының бер өлеше аннан читләштерелде. Допинг тикшерүенә игътибар арту белән Русия җыелмасының уңышлары да гадәттәгедән түбәнрәк.

Шимбә көненә медальләр саны шулай:

  • АКШ - 50 медаль (20 - алтын, 13 - көмеш, 17 - бронза).
  • Кытай - 37 медаль (13, 10, 14)
  • Япония - 24 медаль (7, 3, 14)
  • Британия - 22 медаль (7, 9, 6)
  • Русия - 22 медаль (5, 9, 8)

Русия медальләре дзюдо, фехтование, йөзү, спорт гимнастикасы, уктан ату ярышларында яуланган. Уңышка ирешкән спортчылар арасында татарлар да бар.

Фехтование чемпионнары

Рапирачылар такымы исә Олимпиадада французларны җиңеп, алтын медальләр яулады. Өч кешедән торган такымда ике татар егете - Тимур Сафин һәм Артур Әхмәтхуҗин уйнады.

Тимур Сафин Риодагы җиңүдән соң
Тимур Сафин Риодагы җиңүдән соң

Тимур Сафин Ташкентта туган, гаиләсе белән Уфага күченгән. Артур Әхмәтхуҗин исә Яңа Актанышбаш дигән авылда туган, хәзер шулай ук Уфада яши. Википедиянең рус бүлегендә ике егет тә элек татар булып язылган иделәр, тик Риодагы җиңүдән соң аноним төзәтүчеләр бу мәгълүматны юкка чыгарырга тырыша.

Вконтакте челтәрендә дә җиңүдән соң егетләрне башкорт дип әйтү таралган. Шәрехләрдә еш кына "татар итмәгез" кебек сүзләрне күреп була.

"Безнең авылда татарча гына сиптерәләр"

Башкортстанның Краснокама районы халкы узган төнен телевизор каршында уздырган. Рио-де-Жанейрода узган фехтованиеның финал уеннарында Артур Әхмәтхуҗинны күзәткәннәр. Артур чыгышы белән Актанышбаш авылыннан. Биредә 368 хуҗалык бар, 11 еллык мәктәбе, мәчет эшли. Актанышбаш авылында аның бихисап туганнары яши.

Олимпия чемпионының туганнан туганы Ләйсән Гыйззәтуллина Азатлыкка Артурның җиңәчәгенә бөтен авыл инанган иде, дип сөйләде. “Артурны без Актанышбаш авылы кешесе дип саныйбыз. Артурның әтисе Камил абый шушы авылда туган, әнисе Лира ханым – Уфаныкы. Артур кечкенә чакта Уфага күченеп киттеләр. Камил абыйлар ай саен кайта, әмма Артур сирәгрәк.

Ләйсән Гыйззәтуллина
Ләйсән Гыйззәтуллина

Туганыбыз өчен кылган догалар бихисап буды. Бөтен авыл, әби-бабайларыннан башлап яшьләргә кадәр теләкләр теләп күз дә йоммыйча аның уенын күзәттек. Призлы урынга эләгәчәгенә иманым камил иде. Лондонда көмеш медаль яулады бит. Монда да чемпион буласы билгеле иде. Артур бәләкәй чакта ук максатчан малай булды. Тырышып укыды. Кулыннан бөтен эш килә. Мәктәпне дә яхшы билгеләргә тәмамлады, университетта да белем алды. Барысына да өлгерде. Фортепианода да уйный ул, сәнгатьне белә. Татарча белә ул, әмма урысча катыш сүзләр белән сөйләшә. Авылга кайткач, һәрхәлдә, урысча сөйләшми. Безнең авылда татарча гына сиптерәләр. Артур – барыбыз өчен дә үрнәк. Бөтен район горурлыгы”, дип сөйләде Ләйсән.

Татарча белә ул, әмма урысча катыш сүзләр белән сөйләшә. Авылга кайткач, һәрхәлдә урысча сөйләшми. Безнең авылда татарча гына сиптерәләр.

Азатлык Артур Әхмәтхуҗинның әтисе Камил абый белән дә элемтәгә керде. Аның гаиләсе Уфада яши. Хатыны Лира белән өч ул тәрбияләгәннәр.
“Өлкән улыбыз Вадим – аш-су остасы. Уртанчысы – Артур. Кечесе Зөфәр дә абыйсына карап профессиональ спорт белән мавыкты. Ул – хоккейчы. Учалы шәһәренең “Горняк” хоккей клубында уйный.

Артур башка балалардан аермалы, үҗәт, үзенекен эшләмичә, максатына ирешмичә туктамый. Уфада хореография училищесындагы бию түгәрәгенә йөрде. Очраклы гына тренер Рамил Әюпов күреп алды да фехтованиягә бирегез, зур спортчы булырга бөтен мөмкинлекләре бар дип кыстады. Без әллә ни игътибар да бирмәдек. Йөрисе килсә, йөрсен дидек.

Артур өйләнде. Бер ай элек уллары Дауыт туды. Хатыны – урыс. Олимпиададан соң кайтуларын көтәбез, авылларны урап килербез дип өметләнәм. Ата-ана буларак, бала өчен сөенәбез”, дип сөйләде Азатлыкка Камил Әхмәтхуҗин.

Алия Мостафина - спорт гимнастикасы

Русия спортчылары ярышка әзерләнә, сулда Алия Мостафина
Русия спортчылары ярышка әзерләнә, сулда Алия Мостафина

Алия спорт гимнастикасында бронза медален яулады. Беренче ике урынны америкалы Симона Байлз белән Александра Райсман алды. "Узган Олимпия уеннары белән чагыштырганда, шул ук атмосфера, шул ук киеренкелек. Гимнастика үзгәрә, без дә үзгәрәбез, яшь спортчылар да өстәлә бара", диде ул матбугатка, җиңгән яшь америкалы спортчыны истә тотып.

Алия Мостафина Мәскәү өлкәсе Егорьевски каласында туган. Әтисе Фәрхәт Мостафин 1976 елда Монреальда үткән Олимпиадада бронз медаль яулаган. Алия үзе 2012дә Лондонда узган Олимпия уеннарында дүрт медаль яулады.

XS
SM
MD
LG