Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: ГКЧП кабатланса, русияләрнең яртысы илне яклап урамга чыкмаячак


Борис Ельцин фетнә оештыручыларга каршы чыгыш ясый (архив фотосы)
Борис Ельцин фетнә оештыручыларга каршы чыгыш ясый (архив фотосы)

Левада үзәге үткәргән сораштырудан аңлашылганча, русиялеләр фетнә турында аз белә. Шуңа күрә ул вакыйгаларны бәяләгәндә кешеләр югалып кала. Ләкин ГКЧП вакыйгалары кабатлана калса, илне яклау өчен халыкның яртысы урамнарга чыгарга җыенмый.

1991 елның августындагы вакыйгаларны русиялеләрнең һәр икенчесе генә хәтерли. Бу турыда Левада үзәге хәбәр итә. Ул оештырган сораштырудан аңлашылганча, ГКЧП вакыйгалары кабатлана калса, халыкның яртысы илне яклау өчен урамнарга чыкмаячак. Демократия өчен илдә яшәүчеләрнең бары тик 16% гына көрәшергә әзер. Русиялеләрнең өчтән бер өлеше исә 25 ел элек булган вакыйгаларны хакимият өчен сугышның бер өлеше дип саный.

Яшьләр арасында исә ГКЧП вакыйгаларын белүче бик аз. 18-24 яшьтәгеләрнең 90 проценты август түнтәрелеше турында гомумән бернәрсә дә белми. Моңа Азатлык та шаһит булды. Хәбәрчеләребез "ГКЧП турында нәрсә беләсез" дигән сорау белән Казан урамнарын әйләнеп яшьләр белән сөйләште.

Сораштыру: Казан яшьләре ГКЧП турында нәрсә белә?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00

Кешеләр фетнә турында аз белгәнгә, ул вакыйгаларны бәяләгәндә югалып кала. "Левада" сораштыруында катнашучыларның 33 проценты 1991 елның августыннан соң Русия дөрес юнәлештә үсә башлады дип әйтсә, 40 проценты моның белән килешми, ә 28 процент исә җавап бирергә авырсынган.

Русиялеләрнең өчтән бер өлеше фетнә омтылышын оештырганнарга тискәре бәя бирде, 16 процент исә ГКЧП ул вакытта хакимиятне үз кулына ала алган булса, "без яхшырак яшәр идек", ди. Респондетларның 30 проценты исә фетнәне "ил һәм халыкны һәлакәткә илткән фаҗигале вакыйга", ди. Бары тик 8 процент кына 1991 елдагы вакыйгаларны "КПСС хакимлеген бетергән демократик инкыйлабының җиңүе" дип уйлый.

СССРдагы фетнә омтылышы 19 август булды. Ул өч кенә көн дәвам итте. Михаил Горбачев Кырымга ялга киткән арада совет хакимиятенең бер өлеше Гадәттән тыш дәүләт комитетын оештыруын белдерде. Ул үз өстенә дәүләт белән идарә итүне алды. Илдә сәяси ирек чикләнеп цензура кертелде. РСФСР президенты Борис Ельцин фетнә оештыручыларга ачыктан-ачык каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG