Accessibility links

Башкортстанда тимер гасырда яшәгән кеше калдыклары табылган


Белгечләр калдыклар бер бай хатын-кыз һәм аның сакчысыныкы дип уйлый.

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә белем алучы тарихчы студентлар Хәйбулла районында уздырган археологик казылмалар вакытында тимер гасырда яшәгән кеше калдыкларына юлыга.

Калдыклар бер бай хатын-кыз һәм аның сакчысыныкы булырга мөмкин. Хатын-кызның бай булуы турында янында яткан бизәнү әйберләре, төрбәнең катлаулы итеп ясалуы һәм ишек алдындагы сакчысының калдыклары да сөйли.

“Әлеге табылдыкка якынча 2,5 мең ел, безнең эрага кадәр 5-4 гасырлар, - ди тарих факультеты деканы Сергей Сиротин.

Биредә шулай ук кылычлар, бакыр ук очлыклары, чүлмәкләр табылган. Башкортостанда андый борынгы уртак кабер тарихчыларга беренче тапкыр очрады.

XS
SM
MD
LG