Accessibility links

Русия аннексияләгән Кырымда хәрби күнегүләр башлап җибәрде


Кырымда Русия хәрби техникасы
Кырымда Русия хәрби техникасы

Украина хәрби күзләү идарәсе белдергәнчә, Русия Кырым ярымутравын хәрби базага әйләндерергә мөмкин.

Аннексияләнгән Кырымда Русия гаскәрләре күнегүләр үткәрә башлады. Алар ярымутрауда урнашкан Русия диңгез һәм җир өсте гаскәрләрен матди һәм техник яктан тәэмин итү өчен оештырылган. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгына Русия саклану министры урынбасары Дмитрий Булгаков сөйләде.

Русия Көньяк федераль бүлгесендәге (ә Мәскәү анексияләгән ярымутрауны да шунда кертә) күнегүләрдә 2,5 мең хәрби һәм 350 берәмлек техника катнаша, дип хәбәр ителә.

Украина хәрби күзләү идарәсе белдергәнчә, Русия Кырымга яңа төр корал һәм хәрби техника урнаштыра. Нәтиҗәдә ярымутрау хәрби базага әверелергә мөмкин. Украина президенты Петр Порошенко, Русия илгә басып керә калса, илдә "сугыш хәле" кертү мөмкинлеген искәртте.

XS
SM
MD
LG