Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең яңа мәгариф министры итеп православ дине белгече Ольга Васильева билгеләнде


Русиянең яңа мәгариф министры Ольга Васильева
Русиянең яңа мәгариф министры Ольга Васильева

Дмитрий Ливанов соңгы елларда Русия фәннәр академиясен реформалаштыру, мәктәпләрне кыскарту һәм бердәм дәүләт имтиханын кертеп җибәрү өчен күп тапкыр тәнкыйтьләнде.

Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов бүген вазифасыннан алынды. Аның урынына Ольга Васильева билгеләнде. Ул моңа кадәр президент администрациясе башлыгының иҗтимагый эшләр буенча урынбасары иде. "Интерфакс" хәбәр иткәнчә, Васильева намзәте премьер Медведев тарафыннан тәкъдим ителде. Аны президент Путин хуплады.

Ольга Васильева - тарихчы, фәннәр докторы. Аның фәнни эшчәнлеге нигездә православ чиркәвен өйрәнүгә багышланган. Докторлык дәрәҗәсе исә Васильевага "Советлар дәүләте сәясәтендә Урыс православ чиркәве" дигән хезмәте өчен бирелгән.

Ливанов исә президентның Украина белән сәүдә-икътисади элемтәләр буенча махсус вәкиле булачак.

Дмитрий Ливанов мәгариф министры булып 2012нче елдан эшли. Шушы вакыттан бирле ул Русия фәннәр академиясен реформалаштыру, мәктәпләрне кыскарту һәм бердәм дәүләт имтиханын кертеп җибәрү өчен күп тапкыр тәнкыйтьләнде.

XS
SM
MD
LG