Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вице-президенты Джо Байден Русия һәм Украинаны тыелып торырга чакырды


АКШ вице-президенты Джо Байден
АКШ вице-президенты Джо Байден

АКШ вице-президенты Джо Байден һәм Украина президенты Петр Порошенко телефон аша Украина көнчыгышындагы вазгыять турында сөйләште.

Президенты Петр Порошенко Русиянең Украинага бәреп керү мөмкинлеге барлыгын кире какмагач, АКШ вице-президенты Джо Байден Русия һәм Украинаны тыелып торырга чакырды.

19 августта Байден телефоннан Порошенко белән сөйләште һәм АКШның Русиягә хәбәр җибәрүен белдерде. Анда дөньяның вазгыятьне күзәтеп торуы, кискенлекне йомшарту кирәклеге турында әйтелгән.

Байден шулай ук Украинаны да тыелып торырга чакырды. Порошенко Байденга Украина көнчыгышында Русия яклы сепаратитстлар белән бәрелешләрнең артуына борчылуын әйткән.

Порошенко АКШ вице-президентына Украинаның Кырым һәм Донбасс чигендә вазгыятьнең киеренке булуын, сепаратистлар ягыннан атышлар дәвам итүен, эре калибрлы корал кулланылуын һәм Русиянең чик буенда хәрби күнегүләр үткәрелүен белдергән.

XS
SM
MD
LG