Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Русиянең Кырымны аннексияләвен танымаска вәгъдә итте


Украина президенты Петр Порошенко (с) һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган. 9 март, 2016
Украина президенты Петр Порошенко (с) һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган. 9 март, 2016

Рәҗәп Эрдоган Әнкараның алага таба да Кырымдагы кырымтатарларга теләктәшлектә булачагын белдерә.

Президент Рәҗәп Эрдоган Украина президенты Петр Порошенко белән телефоннан сөйләшкән вакытта Төркия Русиянең Кырымны аннексияләвен танымый, дип белдерде. Әнкара алага таба да ярымутраудагы кырымтатарларга теләктәшлектә булачак, диде Эрдоган. Бу хакта Украина президенты сайтында әйтелә.

Порошенко үз ягыннан, 16 июль, дәүләт фетнәсе сәбәпле президент Эрдоган һәм Төркия хөкүмәтенә теләктәшлеген раслады. Элгәре, июль аенда, Варшауда булган НАТО саммиты вакытында ике җитәкче дә төбәктә иминлек булдыру өчен хезмәттәшлек итәчәкләрен белдергән иде.

Узган ел ноябрь аенда Төркия чиген бозган өчен Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелгәч ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр начарланды. Русия Төркияне дошман күрә башлады. Быел июнь азагында Русия президенты Владимир Путин һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган ике мөнәсәбәтләрне җайлау турында килеште.

Августта Эрдоган Петербурга килеп Путин белән очрашты. Төркия саклану өлкәсендә Русия белән хезмәттәшлек итәчәген белдерде. Ә шул ук вакытта Русия һәм Украина арасында вазгыять кискенләште. 10 август ФСБ, янәсе, Кырымда Украина күзләве оештырган террор гамәлләрен булдырмый калуы турында хәбәр итте. Киев бу гаепләүне дәлилсез дип белдерде.

XS
SM
MD
LG