Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" волонтеры: "Халыкның "Татарстан командасы"на кушыласы килми"


Өлкән яшьтәге хатын-кыз Казанда "Бердәм Русия"гә үгетләү өчен булдырылган урында
Өлкән яшьтәге хатын-кыз Казанда "Бердәм Русия"гә үгетләү өчен булдырылган урында

"Бердәм Русия" өчен үгетләүче волонтер Азат Сәләхетдинов сүзләренчә, урамда узучыларның күпчелеге хакимият фиркасе өчен тавыш бирмәячәген белдерә.

"Бердәм Русия" фиркасенең республикадагы бүлеге халыкны Русия Думасына булачак сайлауда үз намзәтләренә тавыш бирдерер өчен "Татарстан командасына кушыл" шигарен куллануны җәелдерә. Җәмәгатьчелек инициативасы белән дип белдерелеп "Татарстан командасы" төркеме булдырылды һәм аның максаты – "Бердәм Русия" намзәтләренә теләктәшлек күрсәтүчеләр санын арттыру.

Сайлау кампаниясе кызганда оппозициядәге фиркаләргә төрле каршылыклар тудырылганда, мисал өчен, 16 август Казанга очрашуга барган ПАРНАС вәкилләре утырган автобусны юл иминлеге хезмәткәрләре тоткарлаганда, "Татарстан командасына кушыл" чараларына юл һәр җирдә ачык һәм хакимиятләрнең ярдәме белән уза. "Командага кушу" өчен "Бердәм Русия"ләр төрледән-төрле ысуллар куллана.

22 август арчалар бала-чага һәм ата-аналар өчен спартакиада оештырды. 13 август Мамадыш районында Яшьләр көнендә катнашучылар төрле төстәге буяулар белән пычранып бетте. Саный китсәң, мондый чаралар һәр районда атна саен узып тора.

Мамадышта "Татарстан командасында бул" шигаре астында үткән Яшьләр көне
Мамадышта "Татарстан командасында бул" шигаре астында үткән Яшьләр көне

"Татарстан командасы"на кушу өчен фирка һәр көнне республиканың 220 урынында чатырлы пикетлар үткәрә. Казанда гына да 49 үгетләү үзәге булдырылган. Әмма моңа карамастан, халыкның хакимият фиркасенә кушылу теләге бар дип һич кенә дә әйтеп булмый.

Татарстаннан "Бердәм Русия" намзәтләре турында мәгълүмат тупланган китапчыкларга да, халыкның игътибарын җәлеп итү өчен әлеге фирка тамгасы төшерелгән һәм "азык-төлек белән тәэмин итү", "социаль яклау" һәм башка купшы сүзләр язылган такталарга да казаннарның исләре китми.

"Бердәм Русия" волонтеры: "Халык депутатларга ышанмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Без тараткан мәгълүмат кәгазьләрен күпләрнең күрәсе дә килми дип белдерде Азатлыкка "Бердәм Русия" волонтеры Азат Сәләхетдинов.

"Кешеләр безгә күбрәк үзләренең проблемнары турында сөйли. Медицина, торак-коммуналь хуҗалык проблемнарын саныйлар. Юллар да яхшы түгел дип белдерә алар", ди волонтер. Аның сүзләренчә, күпләр инде бүгеннән үк сайлауга бармаячакларын, барганнар арасыннан да күпләр "Бердәм Русиягә" тавыш бирмәячәкләрен белдергән.

"Казаннар "Бердәм Русиягә" каршы түгел кебек, әмма алар хөкүмәтне хупламый, алар депутатларга ышанмый", ди Сәләхетдинов.

XS
SM
MD
LG