Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ПАРНАС активистларына аяк чалырга маташканнар


ПАРНАС фиркасе вәкиле Вячеслав Мальцевның Русия төбәкләре буйлап сәфәренең реклам белдерүе
ПАРНАС фиркасе вәкиле Вячеслав Мальцевның Русия төбәкләре буйлап сәфәренең реклам белдерүе

16 август Казанга очрашуга барган ПАРНАС фиркасенең ике намзәте һәм башка активистлары утырган автобусны юл инспекторлары өч сәгатькә тоткарлаган, шулай да очрашу узган.

Русия һәм Татарстан мәгълүмат чаралары ПАРНАС фиркасе намзәтләренең Казандагы тарафдарлары белән очрашуы булмый калды дип язып чыккан иде. Чынлыкта исә Казандагы активистлар Русия шәһәрләре буйлап сәфәрдә йөрүче ПАРНАС фиркасе намзәтләре Вячеслав Мальцев һәм Дмитрий Игнатьевның килеп җитүен төнге унга кадәр көтте һәм Казан үзәгендә Мулланур Ваһитов һәйкәле янында алар белән очрашуны барыбер уздырды.

Хәлләр болайрак була: Казанга Тольяттидан кайтып килүче намзәтләр автобусын Татарстан башкаласына җитәрәк Самар-Чистай юлында утлары кабызылмау сылтавы белән юл инспекторлары туктата һәм өч сәгать буе автобуста тентү үткәрә. Эчке эшләр идарәсе әлеге хәлгә биргән рәсми аңлатмасында, ПАРНАС намзәтләре утырган машинада юл яктырткычлары кабызмаган иде, алар үзләре бер туктамый бәйләнеп, низаг чыгарырга тырышты дип язылган.

Әлеге тоткарлану турында сишәмбе кич Мальцев үзенең Тwitter аккаунтында язып чыкты. Соңыннан ул җирле газета хәбәрчесенә, аның машинасын тикшерү өчен эчке эшләр министрлыгы, тикшерү комитеты, барлыгы 7 машинада 25 кеше килеп җиткән иде дип хәбәр итте.

Мальцев сүзләренчә, алар машина утларын кабызган булган, хокук саклаучылар башта бу сәбәпкә бәйләнсә, соңыннан "Уңыш" чарасы кысаларында тикшерү алып барабыз дип аңлатканнар. Өч сәгать тотканнан соң, оппозиция фиркасе исемлегендә 2нче урында торучы Мальцевны һәм икенче бер ПАРНАСчыны җибәргәннәр. Сәгать 19.30да буласы очрашу шулай итеп 22 сәгатькә кичектерелгән.

Фирка вәкилләрен тоткарлаган арада активистлар Татарстандагы ПАРНАС намзәтләре белән бергә Казанның Дзержинский урамында Татарстандагы эчке эшләр идарәсе бинасына барып, "Позор" дип кычкырып торганнар һәм тоткарлану сәбәпләрен белергә тырышкан. Бу гамәлләрнең видеосы барысы Инстаграмга куелып барды.

Соңрак, тоткарланган ПАРНАСчыларның җибәрелү хәбәре килгәннән соң, активистлар Ваһитов һәйкәле янына кайтканнар һәм Мальцев белән Игнатьевны көтеп алганнар.

Бу чарада 100гә якын кеше булды, дип хәбәр итте Азатлыкка ПАРНАСның Татарстандагы вәкиле Марсель Шәмсетдинов. "Намзәтләр белән очрашу 12дән соң бер Казан кафесында дәвам итте, Мәскәү кунаклары Казанда кунып, бүген юлгы чыктылар", диде Шәмсетдинов.

"Моңа иң йомшак сүз - ахмаклык"

Татарстандагы баш ПАРНАСчы әйтүенә караганда, Мальцев башка төбәкләрдә бер каршылыксыз очрашулар уздлырган булган, бары тик Татарстанда гына шундый хәлгә юлыккан. Элегрәк Казанга килгән ПАРНАС башлыгы Михаил Касьяновка да Казанда "җылы" каршы алу оештырылган иде.

Мальцев Татарстаннан Мәскәүгә кайткач Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова белән очрашырга һәм Татарстан полициясенең гамәлләренә карата шикаятьләр язарга җыена дип хәбәр итте Шәмсетдинов.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова
Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова

16 август көнне Элла Панфилова үзе дә намзәтләрне тоткарлауларга карата "Эхо Москвы" радиосына интервью биргәндә "моңа иң йомшак сүз - ахмаклык. Бу хокук саклау оешмаларның башбаштаклыгына юл кую, Татарстан хакимиятләре һәрвакыт акыллы сәясәт алып барды, бу хәл гаҗәпләндерә, үземнең вәкаләтләрем кысаларында бу хәлне тикшерәчәкмен", дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG