Интернетта мөселманнар исеменнән Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп петиция бастырылды. Анда президенттан мөселман бәйрәмнәрен православларныкы кебек үк дәүләт дәрәҗәсендә билгеләү һәм ял көннәре итеп игълан итү сорала.
Сhange.org сайтында урнашкан мөрәҗәгатьнең авторы Юрий Корбанов. Ул мөселманнар саны илдә арта баруын искәртә. “Ислам динен тотучылар сан ягыннан Русиядә икенче урында тора. 2002нче елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Русиядә 14,5 млн. мөселман яши. Бу илдәге халыкның 10 процентын тәшкил итә”, - диелә петициядә.
Төньяк Кавказда ислам динен тотучы халыкларда туучылар саны арта, мөселман өммәте шулай ук Урта Азия һәм Әзербайҗаннан килүчеләр исәбенә дә зурая. "Чынлыкта, мөселманнар Русия халкының 20 процентын тәшкил итә, һәм аларның төп дини бәйрәмнәре – Ураза һәм Корбан бәйрәме", әйтелә хатта.
Әлеге вакытта Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре Кырым, Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Дагъстан, Ингушетия, Карачай-Черкес, Чечен һәм Кабарда-Балкар республикаларында ял көне дип игълан ителгән.
“Бу төбәкләрдә яшәмәүчеләр исә исламның изге көннәрендә рәсми ял итү хокукыннан мәхрүм. Ә бит православлар 7нче гыйнварны, Гайсә Пәйгамбәрнең туган көнен, ял көне буларак билгели, гәрчә ул көн дәүләт бәйрәме дәрәҗәсендә булмаса да”, - дип язылган петициядә.
Автор Путинны элек шундый ук таләп белән чыккан мөселман лидерлары - Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Рамзан Кадыйров, Рөстәм Хәмитов һәм башкаларның үтенеченә колак салырга өнди.“Русиядә яшәүче барлык мөсөлманнар исеменнән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен федераль дәрәҗәдә ял көне итеп игълан итүегезне үтенәм”, - тәмамлый мөрәҗәгатен автор.