Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан IT-паркында тентүләр үтте


Казан IT-паркы
Казан IT-паркы

IT-парк белән килешү нигезендә хезмәттәшлек итүче ширкәт җитәкчесенә карата җинаять эше ачылган.

Бүген Казан IT-паркына Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тентү белән килде. Бу турыда "Idel. Реалии" хәбәр итә. Тикшерүчеләр IT-парк белән килешү нигезендә хезмәттәшлек итүче ширкәт җитәкчесенә карата җинаять эше ачылу турында белдерде.

Тикшерүчеләрнең килүе турында башта твиттер кулланучысы белдерде. Ул язганча, тентүләр IT-паркның баш мөдире бүлмәсендә үтә. Эчке эшләр министрлыгында исә "Idel. Реалии" хәбәрчесенә тентүләр турында мәгълүматлары булмавын әйттеләр.

IT-парк Казанда 2009нчы елда "Русиядә югары технология өлкәсен үстерә торган технопарклар булдыру" исемле дәүләт програмы нигезендә ачылды. Әлеге програмны Русия элемтә министрлыгы эшләгән. Аның хәзерге җитәкчесе чыгышы белән Татарстаннан Николай Никифоров.

"IT-парк" комплексы стартаплар һәм үсә баручы IT-ширкәтләр өчен кулай шартлар тудыру максатыннан чыгып булдырылган", - диелә оешманың рәсми сайтында.

XS
SM
MD
LG