Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулның Америка университетына һөҗүм нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган


Кабулдагы Америка университетының шартлаудан соң күренеше.
Кабулдагы Америка университетының шартлаудан соң күренеше.

Университетта шартлаудан соң күпләр ярдәм сорап, социаль челтәрләргә язган, СМСлар җибәргән.

Кабулда Әфганстанның Америка университена кораллы һөҗүм оештырылган. 13 кеше, шул исәптән 7 студент һәлак булган. Ким дигәндә 30 студент һәм берничә полиция хезмәткәре яраланган. Һөҗүм итүче ике кеше үтерелгән. Бу хакта Би-би- си хәбәр итә.

Башта университет бинасында көчле шартлау яңгыраган, аннары атышлар башланган. Күпләр ярдәм сорап, социаль челтәрләргә язган, СМСлар җибәргән. Бинаны азат итү 10 сәгатькә сузылган.

Ил җитәкчелеге белдергәнчә, һөҗүм итүчеләр арасында интихарчылар да булуы мөмкин. Әлегә беркем дә һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады.

Әфганстанның Америка университеты 2006 елдан бирле эшләп килә. Бүген анда меңнән артык студент белем ала. Университет бинасыннан ерак түгел илнең баш прокуратурасы һәм парламенты урнашкан.

XS
SM
MD
LG