Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Паралимпиададан читләштерелгән спортчылар өчен аерым ярышлар оештырачак


Җиңүчеләр өчен бүләкләр Паралимпиада бүләкләреннән һич тә ким булмаячагы вәгъдә ителә.

Владимир Путин Паралимпия уеннарыннан читләштерелгән Русия җыелма такымы өчен махсус ярышлар булдырачак. Бу турыда президент үзе Җәйге Уеннардан җиңү яулап кайткан спортчылар белән очрашу вакытында белдерде. Аның сүзләренә караганда, Русиянең үз "Паралимпиадасын"да җиңүчеләр өчен бүләкләр Риодагы Уеннардан һич ким булмаячак.

Путин сүзләренчә, халыкара спорт оешмаларының Русия паралимпиячеләрен Уеннарга кертмәү артында сәясәт ята.

7 августта Халыкара паралимпия комитеты Русия җыелмасын Паралимпиада уеннарыннан читләштергән иде. Соңрак әлеге карарны Лозаннада Спорт арбитраж мәхкәмәсе (СAS) раслады. Читләштерүнең сәбәбе - Русия спортчыларының допинг куллануы. WADA (Допингка каршы халыкара идарә) хисабында әйтелгәнчә, допинг анализларын яшерү Русиядә системлы рәвештә башкарылып килгән. 2011-2015 елларда андый очрак 643 тапкыр кабатланган.

Русия Паралимпия җыелма такымы Риода чыгыш ясый алмаячак дигән хәбәрне, мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар авыр кабул итте.

Паралимпия уеннары Бразилиядә 7-18 сентябрьдә узачак.

XS
SM
MD
LG