Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә шартлау: 60лап кеше һәлак булган


Йәмәндәге шартлаудан соң
Йәмәндәге шартлаудан соң

Шартлау яшь егетләрнең Аден төньягындагы хәрби чатырга килеп урнашкач булган.

Йәмәннең Аден шәһәрендә интихарчы ил гаскәренә кушылырга теләүчеләр янында машинада барганда үз-үзен шартлаткан. Һәлак булучылар саны 60ка якын. Бу хакта Al Arabiya хәбәр итә.

Шартлау яшь егетләрнең хәрби хезмәт үтәү өчен Аден төньягындагы хәрби чатырга килеп урнашкач булган. Әлеге террор гамәле өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" оешмасы үз өстенә алган. Соңгы айларда Йәмән хәрбиләренә һөҗүмнәр һәм шартлатулар еш була.

Аден – Йәменнең икенче зур шәһәре. Шартлау булган урында коткару эшләре бара.

XS
SM
MD
LG