Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Кононцев: "Мине кырымтатарларның бердәмлеге һәм кунакчыллыгы шаккатырды"


Андрей Кононцев: "Мине кырымтатарларның бердәмлеге һәм кунакчыллыгы шаккатырды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:13 0:00

7 сентябрьдә Акмәчетнең Исмәгыйль Гаспринский исемендәге җөмһүрият кырымтатар китапханәсендә Андрей Кононцевның "Кырымтатарлар" фотокитабын тәкъдим итү чарасы үтте.

Фотокитап авторы Андрей Кононцев Акъярда (Севастопольдә) туган, 2016 елда Чехияның Злин шәһәрендә Томаш Бати исемендәге университетның сәнгать факультетының фотография бүлеген тәмамлаган.

Акмәчеттә узган тәкъдим чарасында фотокитаптан слайдлар күрсәтелде, автор бу эшне ничек башлавын, ни өчен кырымтатарларны төшергәнен сөйләде, сорауларга җавап бирде. Китапка кырымтатарларны чагылдырган 33 фото кергән, бу эш - аның магистратурадагы диплом эше. Эшенең тамашачыларда кызыксыну уятуын, бу теманы дәвам итәргә рухландыруын сөйләп, Андрей: “Мин Кырымга килеп бу эшне дәвам итәчәкмен”, диде. Андрей Кононцев Азатлыкка шуларны сөйләде:

– Мин башка бер проектны эшләгәндә очраклы гына Кырымда Джанкой шәһәрендә яшәүче бер кырымтатар гаиләсенә эләккән идем. Мин бу гаиләдә бер көн булдым һәм мине аларның көнкүреш тормышлары, мәдәниятләре, гореф-гадәтләре кызыксындыра башлады һәм мин ул чакта акрын гына фотога төшерә башладым. Кырымтатарлар тематикасы визуаль яктан шактый кызыклы булып чыкты һәм Джанкойдан кайтканда бу теманы дәвам итергә кирәк дигән фикер ул чакта туды. Шулай итеп, мин 2014-2016 елларда Кырымның төрле урыннарына барып кырымтатарлар белән очрашып документаль фотолар төшерә башладым һәм китапның проекты барлыкка килде.

– Ни өчен сез нәкъ менә кырымтатарларны төшерә башладыгыз, Кырымда бит башка халыклар да яши?

– Соңгы вакытта мин күп сәфәрләрдә йөреп төрле халыкларның вәкилләре белән очрашам, аларның тормышын, менталитетларын, холыкларын күзәтәм. Джанкойда яшәгән гаиләдә булганда, мин үзем Акъярда яшәсәм дә, үзем һәм минем тирәмдә булган кешеләр бу халык хакында бик аз белгәннәрен аңладым. Кырымтатарларның мәдәнияте мине кызыксындырды, аларның кунакчыллыгы да шаккатырды.

– Кырымтатарлар менталь, холык ягыннан башка халыклардан нәрсә белән аерылып торалар? Сез моны күзәтә алдыгызмы?

– Мине бу халыкның бердәмләге шаккатырды. Төньякта яшәгән гаиләләр көньяктагыларны, көнбатыштагылар көнчыгышта яшәүчеләрне беләләр. Бу халык яңадан үз-үзен торгыза бара, үзенең мәдәниятен, сәнгатен дә. Миңа калса, болар аларга хас нәрсәләр. Әлбәттә, моны фотода күрсәтәргә авыр, ләкин минем башымда бу фикер уелып калган сыман. Визуаль яктан караганда, һичшиксез, бу аларның кунакчыллыгы, аларның кәһвә белән сыйлау гореф-гадәте, үзара сөйләшеп утыру гадәте. Минем аларны фотога төшерүемне алар халык хакында башка илләрдә сөйләячәкләрен аңлап миңа рәхмәтләрен белдереп тордылар. Мин моны көтмәгән идем. Киресенчә, мин аларга рәхмәтле булырга тиеш идем, бу минем өчен көтелмәгән хәл иде. Фотога төшергән саен, миңа бу тагын вә тагын ошый иде.

Сез бу теманы дәвам итәчәксезме?

– Әйе, мин бу эшне дәвам итәчәкмен, яңа каһарманнарны эзләячәкмен, минем яктан бернинди киртә, фильтрация булмаячак.

– Бу фотоларны сез тагын кайда күрсәтәчәксез?

– Күргәзмәне Чехиянең Злин, Франциянең Орлеан, Жанна Д'Арк шәһәрләрендә тамашачылар яхшы кабул иттеләр. Мин Прагада да мондый күргәзмәне оештырырга теләр идем, бу әлбәттә катлаулы, ләкин хәзер галереяләр белән сөйләшүләр алып барыла. Мин үзем кырымтатары түгел, ә башка халыкны төшерү бик җаваплы эш, шуңа күрә мин төрле кешеләр белән киңәшеп, сөйләшеп эшләргә тырышам. Киләчәктә, якынча ике елдан соң фотокитапның тулы варианты әзер булыр, аны тиешле тираж белән чыгарып төрле урыннарда презентацияләрне үткәрергә уйлыйм.

* * * *

1990нчы елларда танылган татар фотографы Рифкат Якупов кырымтатарларның Кырымга кайтуларын, ул елларда алар ничек урнашканнарын чыгарып тарихка кырымтатарларны фотолар аша кертеп калдырганы кебек, бәлки бүген Андрей Кононцев та кырымтатарларның заманча тормышларын фото аша дөньяга танытуга үзенең өлешен кертә алыр. Чарада Кононцев Рифкат Якупов белән таныш булуын, элемтәдә торып, аның белән киңәшләшкәнен дә сөйләде.

29 июль Акмәчеттә кырымтатар сәнгать музеенда танылган фотограф Рифкат Якуповның "Кырымтатарлар. Кайту хроникасы" исемле фотокүргәзмәсе ачылган иде. Әлеге күргәзмәдәге кайбер фотолар Азатлык фотогалеясендә дә чыкты.

XS
SM
MD
LG