Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия асаба халыклары берләшмәсе барлык фиркаләргә каршы тавыш бирергә чакыра


2014 елны Арчада узган Русия асаба халыклары берләшмәсе утырышында катнашучылар. Архив фотосы.
2014 елны Арчада узган Русия асаба халыклары берләшмәсе утырышында катнашучылар. Архив фотосы.

Русия асаба халыклары берләшмәсе Думага сәяси фиркаләр исемлегеннән баручы барлык намзәтләргә каршы тавыш бирергә чакыра. Сәяси фиркаләрнең берсе дә асаба халыкларның хокукларын яклаганы юк диелә.

18 сентябрь Русия Дәүләт Думасына сайлау алдыннан Русия асаба халыклары берләшмәсе мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге документта алар, Русиядәге бер генә сәяси фирканең дә асаба халыклар хокукларын яклау һәм Берләшкән милләтләр оешмасының Җирле халыклар турында декларациясен ратификацияләү турында үз карашын белдермәү сәбәпле, сайлауда фирка исемлекләреннән баручы барлык намзәтләргә каршы тавыш бирергә, бары бер мандатлы бүлгеләрдә катнашканнардан тел, мәдәният, милли-территориаль бүленешләрне саклау өчен чыгыш ясаучыларга гына тавыш бирергә чакырды.

“Русиядә урыс булмаган халыкларның саны 20 процентка якын, аларның күпчелеге асаба халыклар. 2015 ел азагында Русия Дәүләт Думасына сайлауга әзерлекне истә тотып, Асаба халыклар берләшмәсе “Бердәм Русия”, “Гадел Русия”, “Яблоко”, “Правое дело”, “Родина”, “Патриоты России”, “ПАРНАС” партияләренә электрон рәвештә мөрәҗәгатьләр юллады. Империя амбицияләре ачыктан-ачык чагылган КПРФ һәм ЛДПРга җибәреп тормаска дип килешенде.

Мөрәҗәгатьтә без “Русия Берләшкән милләтләр оешмасының Җирле халыклар турында декларациясен ратификацияләргә тиешме?”, дигән сорауга җавап бирүләрен сорадык. Бер генә фиркадән дә җавап килмәде. Бары тик Милләтләр эшләре федераль агентлыгыннан гына җавап алдык. Анда “Декларациянең барлык төп карарлары Русия кануннары кысаларында гамәлгә ашырыла”, диелгән иде.

Бу җирләрне һәм табигать байлыкларын саклаучы асаба халыкларга экологик янаулар мохитендә куркыныч арта һәм аларга исән калу өчен яклау кирәк, әмма бер генә федераль фирка дә бу өлкәдә үз карашын белдермәде

Шулай ук 2016 елның сентябрь башында Владивостокта узган Көнчыгыш икътисади форумында урман, диңгез байлыкларын куллану хокукларын Япония, Корея, Кытай һәм башка ил ватандашларына бирү мәсьәләсе тикшерелде, әмма әлеге чарага асаба халыкларның үзләрен, ягъни якут, эвенк, чукча, нанайлар чакырылмады. Бу җирләрне һәм табигать байлыкларын саклаучы асаба халыкларга экологик янаулар мохитендә куркыныч арта һәм аларга исән калу өчен яклау кирәк, әмма бер генә федераль фирка дә бу өлкәдә үз карашын белдермәде”, диелә“Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих, шушы ук оешма вәкиле Булат Гатин, Башкортстандагы “Күк бүре” хокук яклау хәрәкәтенең башкорт шурасы рәисәсе Зөлфия Суендикова, шул ук оешма вәкиле Азат Салманов, “Алтын Урда” оешмасы рәисе Данис Сәфәргалиев һәм Башкорт аксакаллары шурасы рәисәсе Рәмилә Сәетова имзалаган мөрәҗәгатьтә.

Билгеле булганча, 2007 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы җирле халыклар турында Декларация кабул иткән иде. Аның өчен 143 ил тавыш бирде, ләкин Русия аны ратификацияләмәде.

XS
SM
MD
LG