АКШ белән Русия дипломатларының Сүриядәге атышларны туктату турындагы уңышсыз сөйләшүләреннән соң, җомга иртән Хәлеб шәһәренең көнчыгышында авиаһөҗүм оештырылган. Авиаһөҗүм оппозиция тарафыннан камап алынган кварталларда булган.
Җирле коткару хезмәте вәкиле Рейтерс агентлыгына хәбәр иткәнчә, 23 сентябрь иртән ул шәһәр өстендә биш хәрби очкыч күргән. Корбаннар турында агентлык берни язмый.
Бөек Британиядә урнашкан Сүриянең кеше хокуклары торышын күзәтү үзәге 23 сентябрьдә Хәлебнең төрле урынннарында 30лап авиаһөҗүм оештырылган дип белдерә.
Сүрия хәрби көчләре пәнҗешәмбе кич Хәлебнең көнчыгышын уратып алган оппозиция көчләренә каршы хәрби чара башладык, дип белдергән иде.