Азәрбәйҗанда 26 сентябрьдә президент Илһам Алиев һәм аның гаиләсенең хакимлек итүен озайтуга китерергә мөмкин референдум уза. Бу тавыш бирүдә Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе карала.
Референдумга президент итү вакытын озайту һәм президентлыкка намзәтләрнең минималь яшен киметү турында сораулар чыгарылган.
Халыкара оешмалар бу референдумны гаепләп чыкты.
26 сентябрьдә Азәрбайҗанда үтәсе референдум оппозизиция, кайбер журналистлар тарафыннан каты тәнкыйть утына тотылды. Алар Көнбатышны Бакуның әлеге гамәлләренә каршы актив эш алып барырга чакырды.
Аналитиклар фикеренчә, референдум президент Илһам Алиевның хакимлек итүен ныгытачак. Ул 2003 елда президент вазифасын әтисе Хәйдәр Алиевның вафатыннан соң үз кулына алды.