Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Зур этнографик диктант" уздырылачак


Әлеге чара этнография фәненә игътибарны арттырыр, этнографик белем бирүне камилләштерүгә этәргеч булыр ди оештыручылар.

4 октябрьдә Русиянең төрле төбәкләрендә 550 урында "Зур этнографик диктант" уздырылачак.

Диктантта рус телен белгән, Русиядә һәм чит илләрдә яшәүче 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Сынау ике өлештән тора: берсендә - гомумән Русиягә, икенчесендә төбәкләргә кагылышлы сораулар була.

Бу чара русияләрнең илдә яшәүче халыклар турында белемнәрен тикшерүне максат итеп куя. Әлеге мәгълүмат нигезендә этнография фәненә игътибар артыр, этнографик белем бирү принципларын камилләштерү чаралары күрелер, диелә диктант турындагы махсус сайтта.

"Зур этногрфик диктант" уздыру идеясе белән Удмуртия милли сәясәт министрлыгы һәм Удмуртия халыклары ассамблеясе чыккан иде.

XS
SM
MD
LG