Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа мәгариф министры югары уку йортларын берләштерүне туктата


Русия мәгариф министры Ольга Васильева
Русия мәгариф министры Ольга Васильева

Русиянең яңа мәгариф министры Ольга Васильева югары уку йортларын берләштерүне туктатып торуын һәм аларда акчаларны дөрес тотуны да үз күзәтүгә алачагын әйтте.

Русиянең яңа мәгариф министры Ольга Васильева югары уку йортларын берләштерүне туктата. Бу хакта ул Федерация шурасының
Мәгариф, фән һәм мәдәният комитеты утырышында белдерде.

“Һәр югары уку йортын аерым тикшереп бетергәнчегә кадәр бөтен берләштерүләрне туктатып торабыз”, ди Васильева. Шулай ук ул югары уку йортларында акчаларны дөрес тотуны да үз күзәтү астына алачагын әйтте.

“Менә бездә әле “5-100” проекты эшләп килә. Бу университетларга бик күп акчалар бүленгән. Ләкин файдасы бармы соң? Казнаны экономияләп кенә тотарга кирәк”, ди министр.

“5-100” - югары уку йортларының дөньядагы рейтингын, конкурентлыгын күтәрү максатыннан уйлап чыгарылган проект. Русиянең югары рейтинглы 21 уку йорты арасында әлеге исемлектә Казан федераль университеты да бар.

Элекке мәгариф министры Дмитрий Ливанов вак уку юртларын зурлары белән берләштерү демография белән бәйле, дип аңлаткан иде. Имеш, 400 генә студентлы уку йорты университет исемен йөртә алмый.

Казан федераль университеты Казанның дүрт уку йортын берләштерде. Шул исәптән Казан университетының һәм педуниверситетның татар филологиясе факультетлары кушылды. Ике яктагы галимнәр дә бу хәл белән ризалашырга теләмәде.

XS
SM
MD
LG