Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе Хәмзин һәм Умеровка акчалата җәза бирде


Али Хәмзин. Архив фотосы
Али Хәмзин. Архив фотосы

Кырым мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесенең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин һәм рәис урынбасары Ильми Умеров эшен карады.

Кырым мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесенең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзинны эшчәнлеге туктатылган оешманың эшен оештыруда гаепләп Русия Федерациясе административ кодексының 2028 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә 1 мең сумга штрафка тартты.

Али Хәмзин Азатлыкка шуларны сөйләде: “22 сентябрь психиатрик хастаханәдән чыгарылган Ильми Умеровны күрергә өенә бардык. Шул көнне Киевтан элемтәгә чыккан Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровны туган көне белән котладык. Рефат Чубаров сөйләшүдә аннексияләнгән Кырымда хакимиятләр белән хезмәттәшлек иткән Мәҗлес әгъзалары - Кырым мөфтие Эмирали Аблаев, Руслан Якубов, Айдер Аджимамбетовның вәкаләтләре туктатылуы хакында карар алынганын белдерде. Экстремизмга каршы үзәк хезмәткәре шул хакта миннән сорау алу үткәрде".

Бу елның август аенда мәхкәмә утырышы вакытында Ильми Умеровның кан басымын үлчиләр. Архив фотосы
Бу елның август аенда мәхкәмә утырышы вакытында Ильми Умеровның кан басымын үлчиләр. Архив фотосы

28 сентябрьдә Мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеровка мәхкәмә 750 сум штраф түләү карарын чыгарды.

29 сентябрь Русиянең Мәскәүдәге Югары мәхкәмәсе Мәҗлесне тыю карарына шикаять каравы көтелә. Кайбер сәясмәннәр, журналистлар мәхкәмә тыю карарын көчендә калдырыр дип фараз итә.

Мәҗлес рәисе урынбасары Ильми Умеров Фейсбукта:" Югары мәхкәмә мәҗлесне тыеп, аны экстремистик оешма дип таныячак. Безнең моңа мөнәсәбәтебез нинди? Без Русиянең Кырымда юрисдикциясен танымыйбыз, ләкин де-факто Кырым аннексияләнде, монда оккупацион хакимият урнаштырылды. Европа, Америка Кырымның Русиягә “кушылуын” танымый һәм аны Украинаның бер өлеше итеп таный. Мин беркемне бернәрсәгә чакырмыйм, минем өстемнән болай да берничә җинаять эше ачтылар. Бу эшләр буенча миңа 5 елга иректән мәхрүм итү яный", дип язды.

“Freedom House” оешмасының координаторы Мэтью Шаф, кеше хокуклары мәсьәләсе Кырымда бөтен Русиядәгедән дә начар, диде.

Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе урынбасары, Кырым блокадасы координаторы Ленур Ислямов 29 сентябрь Киевның бәйсезлек мәйданында Мәҗлесне яклап кырымтатарларны урам жыенына чыгарга чакырды. Мондый жыеннар шулай ук Европа илләрендә Русия илчелекләре алдында үтәр дип көтелә.

27 сентябрь Киевта Русия илчелеге янында Кырымда югалган кешеләргә теләктәшлек чарасы узды.

XS
SM
MD
LG