Accessibility links

Кайнар хәбәр

Футбол беренчелегенә гомум чыгымнар киметелә, Татарстан өлеше – арттырыла


Футбол беренчелегенең кайбер уеннары Казан Арена стадионында узар дип көтелә
Футбол беренчелегенең кайбер уеннары Казан Арена стадионында узар дип көтелә

Татарстанда дөнья футбол чемпионатын уздырыр өчен планлаштырылган 4,8 млрд сум урынына 3,8 млрд сум акча тотылачак, әмма республика казнасы чыгымнары 100 млн сумга арта.

Татарстан хөкүмәте 2018 елгы Дөнья футбол беренчелегенә әзерлек програмы чыгымнарын 20 процентка киметергә карар итте.

Русиядә узачак беренчелекнең кайбер уеннарын Казанда оештыру өчен планлаштырылган 4,8 млрд сум урынына 3,8 млрд сум акча тотылачак. Федераль казнадан 1,9 млрд сум, республикадан 1,7 млрд сум, бюджеттан тыш чыганаклардан 135,8 млн сум бүленәчәк.

Шунысы кызык, калган ике өлеш чыгымнары киметелгәндә, Татарстан казнасының чыгымнары арттырыла. Федераль казна чыгымнары - 0,6 млрд сумга, бюджеттан тыш тотыласы акчалар 551 млн сумга киметелә, ә менә Татарстан казнасы чыгымнары 100 млн сумга артачак.

Татарстан хөкүмәте Дөнья футбол беренчелегенә тотылачак акчаны киметү турындагы карарны беренче тапкыр гына кабул итми. Ел башында ул 1,18 млрд сумга киметелгән иде. Ул вакытта Татарстан бюджетыннан биреләсе акча күләме үзгәрешсез калган иде.

Футбол беренчелеген уздыру карары 2013 елда кабул ителде. Чемпионатка спорт корылмаларын төзү һәм төзекләндерү, транспорт һәм ягулык инфраструктурасын яхшырту каралган иде. 2018 елда Дөнья футбол чемпионаты Русиянең 11 шәһәрендә, шул санда Казанда да үтәчәк.

XS
SM
MD
LG