Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Парижга бармаска булды


Франсуа Олланд һәм Владимир Путин Кремльдә очрашу вакытында, 26 ноябрь, 2015 ел
Франсуа Олланд һәм Владимир Путин Кремльдә очрашу вакытында, 26 ноябрь, 2015 ел

Русия президенты Владимир Путин 19 октябрьдә Парижда Франция президенты Франсуа Олланд белән планлаштырылган очрашудан баш тартты.

Олланд Русия һәм Сүрия хәрбиләренең Хәлебтә күпләгән тыныч кеше үлеменә китергән гамәлләреннән тыш берни турында да сүз алып бармаячагын белдергәч, Русия президенты очрашудан баш тарты.

Путин сүзчесе Дмитрий Песков әйтүенчә исә, Русия президенты програмнан төшеп калган чаралар аркасында Франциягә баруны кичектереп торган.

"Франциядә Русиянең мәдәни үзәген ачу һәм күргәзмә уздыру планлаштырылган иде, ләкин әлеге чаралар програмнан төшеп калды, шуңа күрә президент Парижга баруны кичектереп тора", ди Песков.

Шушы көннәрдә Париж Сүрия һәм Русия кораллы көчләренең Хәлеб шәһәрендә кылган гамәлләрен тикшерүне сорап Халыкара җинаять мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә уйлавын белдерде.

БМО Иминлек шурасының Сүриянең Хәлеб шәһәре күгендә хәрби очышларны тыю турындагы Франция әзерләгән резолюциягә Русия вето салганнан соң Франция тышкы эшләр министры Жан-Марк Эйро, президент Франсуа Олланд Русия президенты Владимир Путин белән очрашса да, “ягымлы сүзләр сөйләшер өчен түгел” дип белдерде.

10 октябрьдә Путин сүзчесе Дмитрий Песков журналистларга Русия вәкилләре Парижга барырга әзерләнә дип белдергән иде. Владимир Путин Бранлида Русия мәдәни үзәге ачылышында да катнашырга тиеш булган.

XS
SM
MD
LG