Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев салкын тиюдән дәвалана дип хәбәр итә ил башлыгының матбугат хезмәте.
Бер көн элек Назарбаев Үзбәкстан президенты вазифаларын башкаручы Шәүкәт Мирзияев белән телефоннан сөйләшкән һәм чит дәүләтләр илчелекләреннән ышаныч грамоталары кабул итү тантанасында катнашкан булган.
Медиа мәгълүматларына караганда, Назарбаев 13 октябрьдә Әрмәнстанга рәсми сәфәргә барырга тиеш булган.