Элегрәк килешүне ратификацияләү өчен Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Шурасы әгъзалары тавыш биргән иде.
Документта Русия һава көчләрен Сүрия җирлегендә урнаштыру шартлары язылган. Әлеге гамәл Сүрия җитәкчелеге соравы белән башкарыла диелә. Авиатөркем Хмеймим һава аланында урнашачак, ул Русиягә бушлай арендага биреләчәк.
Килешүне үтәр өчен федераль казнадан өстәмә акчалар бүленмәячәк диелә.
Русиянең Сүриядәге хәрби чаралары 2015 елның 30 сентябрендә башланды. Хәрби авиация Сүрия гаскәрләренә ярдәм итә.