Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эшенә бәйле хөкем ителгән тоткыннан яллаучы дип Березовскийны атауны таләп итәләр


Сергей Хаҗикорбанов
Сергей Хаҗикорбанов

Русия тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре журналист Анна Политковскаяны үтерү эшенә бәйле хөкем ителгән Сергей Хаҗикорбановтан эшмәкәр Борис Березовскийга каршы күрсәтмә бирүне таләп итә.

Бу хакта журналистларга Хаҗикорбановның авдокаты белдергән.

Аның сүзләренчә, мондый таләп белән тоткын янына бер ай элек килгәннәр. Хаҗикорбанов белән әңгәмә вакытында билгесез кешеләр үзләре белән таныштырмаган, таныклыклар күрсәтмәгән.

Адвокат тоткын белән иминлек хезмәте вәкиле сөйләшкән дип исәпли. Хаҗикорбановка инде бер ел дәвамында шулай басым ясала, дип белдерә адвокат. Аның сүзләренчә, тоткыннан шулай ук 2004 елда үтерелгән журналист Пол Хлебников эшенә бәйле дә сорау алалар.

Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә үз өе янында атып үтерелде. Үтерүне оештыруда гаепле дип табылган Лом-Али Гайтукаев гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

Үтерүне оештыруда катнашкан дип танылган Сергей Хаҗикорбанов 20 елга, Җәбраил Мәхмүдәв – 14, ә аның абыйсы Ибраһим 12 елга иректән мәхрүм ителде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG