Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: Русия халкының Төркиягә мөнәсәбәте яхшырган


Рәҗәп Эрдоган белән Владимир Путин Истанбулда, 20 октябрь, 2016 ел
Рәҗәп Эрдоган белән Владимир Путин Истанбулда, 20 октябрь, 2016 ел

Русияләрнең Төркиягә карата фикере Мәскәү белән Әнкара арасындагы мөнәсәбәтләрдәге киеренкелек юкка чыга башлаганнан соң үзгәргән.

2016 елның июленнән сентябренә кадәр Русия халкының Төркиягә карата мөнәсәбе яхшырган, диелә Левада үзәге хисабында.

2016 елның сентябрендә Төркиягә мөнәсәбәт хакында фикер алуда катнашкан русияләрнең 31 проценты яхшы карашта булуларын белдергән. Июль аенда Төркиягә халыкның 25 проценты гына яхшы мөнәсәбәттә булган, ә 64 проценты – киресенчә, тискәре мөнәсәбәт белдергән.

Августта Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелгәннән соң беренче тапкыр Владимир Путин белән очрашты. Җәен Төркиягә туристик юлламар сатуга кертелгән чикләүләр алынды, чартер рейслар ачылды. Социология белгечләре киләчәктә дә русияләрнең Төркиягә мөнәсәбәтенең яхшы булуын фаразлый.

Русияләрнең АКШ, Европа берлеге, Украинага карата мөнәсәбәтен Левада үзәге “уртача салкын” дип атый. АКШка халыкның 23 проценты уңай мөнәсәбәттә, 63 проценты – тискәре. Европага 27 проценты - яхшы, ә 58 проценты начар мөнәсәбәт белдерә. Русияләрнең 27 проценты Украинага “яхшы” яки “бик яхшы”, ә 58 проценты “начар” яки “бик начар” мөнәсәбәттә.

Левада вәкиле белдерүенчә, әлеге иләргә мөнәсәбәт ике ел дәвамында әллә ни үзгәрми.

Ә менә Кытайга карата яхшы мөнәсәбәт белдерүчеләр саны елъярым вакыт эчендә 8 процентка кимегән. Сентябрьдә Кытайга русияләрнең 72 проценты яхшы мөнәсәбәттә булуларын әйткән.

XS
SM
MD
LG