Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Русия бюджетыннан төзелгән Рус православ мәдәнияте үзәге ачыла


Парижда Рус православ мәдәнияте үзәге
Парижда Рус православ мәдәнияте үзәге

Ачылыш тантанасында Русия мәдәният министры Владимир Мединский катнаша. 187 млн долларлык төзелешкә акча Русия бюджетыннан бирелгән.

19 октябрьдә Парижда Рус православ мәдәнияте үзәге ачылу тантанасы уза.

Үзәк 2014 елда төзелә башлаган һәм Парижның тарихи үзәгендә Бранли урамында урнашкан.

Биредә шулай ук үзәк төзелешенә багышланган күргәзмә дә оештырылды. Төзелеш өчен акча Русия бюджетыннан бирелгән. Проект бәясе 187 млн доллар диелә.

Әлеге үзәк төзелеше белән Мәскәү үзен көчле дини держава буларак күрсәтмәкче һәм Русиянең рухи кыйммәтләрне алга сөрүче ил икәненә инандырмакчы.

Рус Православ Чиркәве башлыгы Кирилл чиркәүне изгеләштерер өчен Парижга баруны декабрьгә планлаштырган.

Франция президенты Франсуа Олланд Русия һәм Сүрия хәрбиләренең Хәлебтә күпләгән тыныч кеше үлеменә китергән гамәлләреннән тыш берни турында да сүз алып бармаячагын белдергәч, Русия президенты Владимир Путин очрашуга барудан баш тарткан иде. Ул вакытта президент сүзчесе Дмитрий Песков "Франциядә Русиянең мәдәни үзәген ачу һәм күргәзмә уздыру програмнан төшеп калды, шуңа күрә президент Парижга баруны кичектереп тора", дигән иде.

XS
SM
MD
LG