Тамара шәһәр урамнарын татарча сөйләштерә
StreetArt ягъни урам сәнгате юнәлешендә эшләүче график рәссам Валерия Цинк, Чаллыда яшәүче һәм андагы урамнарны үзенчә бизәүче икенче бер рәссамга үзенчә җавап бирер өчен үзенчәлекле ябыштыргычлар уйлап таба. Аның герое, Тамара исемле яшүсмер Татарстанда яшәүче һәм мәктәптә, өендә татарча аз-маз өйрәнгән шәһәр кызы исеменнән сөйләшә. Ул Казан һәм Чаллы урамнарындагы матур яки ямьсез күренешләргә татарча сүзтезмәләр белән бәя биреп китә. Социаль челтәрләрдә #девочкаТамара дигән хэштег барлыкка килә. Башта Валерия Тамарасын үзе ябышытып йөри, әмма бераздан халык аның башлангычын күтәреп ала һәм Тамара, автордан аерылып, үзенән-үзе машиналар, диварлар, төрле илләр буйлап сәяхәт итә башлый.
мультимедиа
-
июнь 04, 2024
Бу татарларга карата җинаять эшләре ни сәбәпле ачылган?
-
май 22, 2024
Энгель Фәттахов кулга алынды
-
май 21, 2024
Төмән өлкәсендәге татар авылларын су баса
-
май 16, 2024
Пермьдә яшәүчеләр мәчет төзелешенә каршы чыкты
-
май 09, 2024
Җиңү парады: 2010 һәм 2024 еллар