Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 04:06

"Хәлләр тагын да мөшкел", дип Әгерҗе районыннан хат килде. Аны Касай авылы активисты Альберт Әхмәдиев язган. “Касай авылына да төрле яклап һөҗүм бара, авылны, милләтне бетерәләр”, ди ул хатында. Нишләргә белмәгәнлектән, проблемнарына мәгълүмат чаралары аша игътибар җәлеп итмәкчеләр.

Октябрь башында Әгерҗе районының Касай авылында фельдшер-акушер пункты ябылу турында язган идек. Авыл пенсионерлары медпункт ябылгач, укол салдырыр, кан басымын үлчәтер өчен дүрт чакрым ераклыкта урнашкан амбулаториягә йөри алмавына зарланды. Авыл активисты, Кадыбаш авыл җирлеге (Касай да аңа кергән) депутаты Альберт Әхмәдиев хатында бу хакта да яза. Сүзен ул Касайда канун бозып башлангыч мәктәпне бетерүдән башлый.

Бүгенге һөҗүм авылны бетерүгә генә түгел, милләтне бетерүгә юнәлгән. Тел бетсә, милләт бетә. Ә телне бетерүнең иң сыналган юлы – ана телендә белем бирүче мәктәпләрне ябу

"Бүгенге һөҗүм авылны бетерүгә генә түгел, милләтне бетерүгә юнәлгән. Тарихта теркәлеп калган мисаллар шуны раслый: тел бетсә, милләт юкка чыга. Ә телне бетерүнең иң сыналган юлы – ул ана телендә белем бирүче мәктәпләрне ябу", ди Әхмәдиев. Аның сүзләренчә, авыл өчен зур югалтулар 2008 елдан башлана. Ул вакытта сигез бала укый торган башлангыч мәктәпне ябып куйганнар. Ата-аналар белән сөйләшү дә булмаган. Сәбәбе - имеш, мәктәп бинасы авария хәлендә.

"Әйе, ул 1896 елда ук салынган, ләкин кызыл кирпечтән, җиренә җиткереп төзелгән ике катлы бу мәһабәт бинаны авария хәлендә дип әйтеп булмый. Газ үткәрелгән, түбәсеннән су үтми. Аның беренче катында гомер буе медпункт һәм кибет, икенче катында мәктәп эшләде. Мәктәпсез калу гына җитмәгән, өлкәннәр көне алдыннан медпунктны да ябып куйдылар. Сәбәбе шул ук - медпункт урнашкан бинаның авария хәлендә булуы”, дип яза ул.

Тиешле медицина ярдәмен ала алмыйча үлеп бетсеннәр диләрдер, чөнки кеше булмаса проблема да юк

Авыл халкы медпункт ябылу сәбәбен сорагач, район түрәләре килеп җыен оештырганнар. Биредә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов белән район үзәге хастаханәсенең баш табибы Андрей Шубин катнашкан. Әмма татар картлары русча сөйләүче табибны аңламаган. Төп сәбәп - район бюджетында акчага кытлык дигәннәр аларга. Авыл халкы исә сәбәпне күрше Кадыбаш авылында амбулатория ачылуында күргән.

"Амбулатория ачылып өч көн үтүгә, медпунктны ябып, фельдшерыбызны шунда эшкә алдылар. Ә безнең авыл картлары дүрт чакрым араны ничек үтәрләр дип беркем дә уйламады инде! Тукай язгандай: “Бармыни ул бездә кеше кадерен белү, мескен, үлеп аңлатмагач?” Күрәсең, вакытында тиешле медицина ярдәмен ала алмыйча үлеп бетсеннәр диләрдер, чөнки “кеше булмаса проблем да юк” ди Альберт әфәнде.

Кадыбаш амбулаториясен дә мактамый ул. "Анда ЭКГдан башка тикшеренүләр үткәрелми, анализлар алыр өчен җиһазлар да юк", дип яза сала активисты. Авылга “һөҗүмнәр” моның белән генә чикләнмәгән. 15 октябрьдә “табыш китермәү сәбәпле” шул бинада урнашкан райпо кибете дә эшләми башлаган.

Сәламәтлек саклауны ныгытабыз – медпунткны ябабыз, мәгарифне үстерәбез – мәктәпне ябабыз, көнкүрешне яхшыртабыз – кибетне ябабыз

“Сайлау алдыннан депутатлыкка намзәтләр чыгыш ясаганда сәламәтлек саклау, халык мәгарифен үстерү, тормыш-көнкүрешне яхшырту турында кайнар нотыклар тотты. Аларның “кайгыртучанлыгы” безнең Касай авылында ачык күренә. Сәламәтлек саклауны ныгытабыз – медпунктны ябабыз, халык мәгарифен үстерәбез – мәктәпне ябабыз, көнкүрешне яхшыртабыз – кибетне ябабыз”, дигән хатта Альберт Әхмәдиев. Ул мәктәпне мәгариф канунын бозып, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның, авылда бер генә бала булса да, башлангыч мәктәп эшләргә тиеш дигән күрсәтмәсенә колак та салмый яптылар дип саный.

Касайда 80 генә кеше яшәсә дә, халык актив тормыш алып бара икән. Биредә “Ак барс” агрофирмасының 800 башка якын мөгезле эре терлек фермасы урнашкан. Бер төркем авыл халкы анда эшли, өмәләрне, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрүләрен әйтәләр. Быел зурлап “Авыл көне”н, клубта (авылда мәчет юк) 70 кеше белән Корбан ашы уздырганнар. Зират коймасын яңарту эшләрен башлап, кирәк-ярак саклау өчен өй салып куйганнар. Планнарында - чишмәләрен төзекләндерү.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG