Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә яңа Конституция өлгесе әзерләнгән


Документта илне парламент республикасыннан президент идарәсендәге дәүләт итү карала.

Төркиядә хакимияттәге Гаделлек һәм тәррәкыять фиркасе илнең яңа Конституциясе өлгесен әзерләгән. Документта илне парламент республикасыннан президент идарәсендәге дәүләт итү карала. Бу хакта әлеге фирка вәкиләренең ике көнлек очрашуыннан соң премьер-министр Бинали Йылдырым белдерде. Ул шулай ук фирка лидеры да.

"Якын арада бу яңа документ парламентка тапшырылачак. Халыктан курыкмаска кирәк, бу мәсьәләне ул хәл итәчәк. Ил идарәсе мәсьәләсендә бәхәсләргә нокта куярга вакыт", ди Йылдырым.

2004 елда Төркия Европа Берлегенә кушылу турында сөйләшүләр башлагач, Конституциягә үзгәрешләр кертте, шул исәптән, илдә үлем җәзасы бетерелде. Быел августта хәрби түнтәрелештән соң президент Рәҗәп Эрдоган Конституциягә үлем җәзасын янә кертергә әзер икәнлеген белдерде.

XS
SM
MD
LG