Үзбәкстан татарлары концертларын халык басып карарга да риза иде
Үзбәкстан татарларының рәсми вәкилчелегенең Татарстан сәфәре кысаларында үткән концертлары башкала һәм районнарда зур уңыш казанды. Әтнә, Арча һәм башка район үзәкләрендә, Казанда узган ике концертта тамаша заллары шыгрым тулы иде, читтәге милләттәшләрне ишетергә килгән тамашачылар рәтләр арасына басып та, балконга менеп тә, сәхнәне яктыртучыларның техник бүлмәләренә кереп тә карарга риза иде. Казанда 21 октябрьдә Тинчурин театрында үткән концерт шундыйлардан иде. Сәхнәдә үзешчән һәм професссиональ артистлар чыгыш ясады, әмма һәрберсен залдагылар җылы сәламләп, алкышларга күмде. Үзбәкстан татарлары концертының иң үзенчәлекле чыгышларын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
мультимедиа
-
октябрь 31, 2026Татарстан дикторы, туган якны өйрәнүче Абдулла Дубин вафат
-
октябрь 29, 2026"Башкирская сода" ширкәтенә һөҗүм
-
октябрь 28, 2026Русия мәктәпләрендә дрон дәресләре уза
-
октябрь 27, 2026Мобилизациягә китүчеләрне җирләүләр арта
-
октябрь 21, 2026Башкорт хатыны туганын сугышка җибәрелмәве өчен көрәшә
-
октябрь 13, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра"