Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямалда һәлакәткә юлыккан боралакта ике башкортстанлы булган


Һәлакәткә юлыккан МИ-8 боралагы
Һәлакәткә юлыккан МИ-8 боралагы

Аларның берсе Әлшәй районы Яңа Сәпәш авылыннан Илдар Әгъзамов. Александр Яковенконың туу урыны әлегә ачыкланмаган, ул да Башкортстаннан.

Ямал-Ненец автоном бүлгесендә җомга көнне һәлакәткә юлыккан МИ-8 боралагында ике башкортстанлы да булган дип яза "Медиакорсеть" порталы. Аларның берсе Әлшәй районы Яңа Сәпәш авылыннан Илдар Әгъзамов. Александр Яковенконың туу урыны әлегә ачыкланмаган.

Русия тикшерү комитетында Җинаять кодексының 263 маддәсенә нигезендә (саксызлык аркасында ике яки икедән артык кешенең үлеменә китергән һава транспортын файдалануда кукркынычсызлык кагыйдәләрен бозу) җинаять эше ачты. 24 октябрьдә тикшерүчеләр мәетләрне тану эшен башлады.

МИ-8 боралагы һәлакәтендә 19 кеше һәлак булды. Боралак җомга Яңа Уренгой шәһәреннән 80 чакрым ераклыкта Пуров районында һәлакәткә юлыга. Боралакта 22 пассажир һәм шул исәптән өч экипаж әгъзасы була. Боралак “Роснефть” оешмасы хезмәткәрләрен эш урынына алып барганда җиргә төшеп бәрелә. Өч кеше исән кала. Алар хатсаханәгә китерелгән, тормышларына куркыныч янамый, дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG